- РУС
- ТАТ
ташка уеп язучы, хаттат
1870–1930 еллар, фаразлау буенча, хәзерге Әлмәт районыны Чупай авылы.
Зыятдин бине Хисаметдин бине Корамшаһ бине Корбангали тарафыннан 1920-21 елларда эшләнгән кабер ташлары Колшәрип, Мәмәт, Чупай авыллары зиратларында саклана. Кабер ташлары акташтан, турыпочмаклы һәм очлары ярымтүгәрәк формада эшләнгәннәр. Үлчәмнәре якынча 80×47×15 см. Өске өлешләрендә, гадәттәге ташларга хас булганча, яңгыр суы җыела торган уем уелган – бу аларга кунган кошлар эчәр өчен ясалган. Кабер ташының алгы ягындагы язулар гарәп графикасында сөлес һәм тәгъликъ стиле белән, яссы рельефта һәм тирән итеп график ысул кулланып уелганнар; гадәттәгечә, туры сызыкларга бүленгән 9 рәткә урнашканнар, бизәкләре юк. Текст, нигездә, гарәп телендә язылган. Ел вакытлары гарәп саннары белән Европа календаре системасында китерелгән.
Ташка уеп язучының «Кәтәбә – Зыятдин» («Язучы-Зыятдин»), «Кәтәбә Зыятдин бине Хисамеддин бине Корамшаһ бине Корбангали», «Кятиб Зыятдин бине Хисаметдин Чупай каръясеннән» рәвешендә исеме язылган.
Зыятдин бине Хисаметдин. Кабер ташы. 1921
Уеп бизәкләү. Мәмәт авылы (хәзерге Әлмәт районы)
Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. Казан, 2000. 47, 149-150 б.
Автор – М.И.Әхмәтҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.