Биографиясе

1833 елның 17 апреле, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Нагайбәк авылы – 1884 ел.

1861 елдан – Сәнгать Академиясенең ирекле укучысы, 1866 елда гимназияләрдә рәсем укытучысы дәрәҗәсе ала. Казанда эшли, Казан укытучылар институтында рәсем предметын укыта (1876–1883 елларда).

Иҗаты

«Крәстиян», «Билгесез кеше портреты» (1871 ел), «Г.И.Панаева портреты», «Капитан В.П.Филиппович портреты» (1870 еллар) кебек реалистик психологик портретлар иҗат иткән аз санлы осталарның берсе.

Әсәрләр тупланмалары

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Әдәбият

Троицкий С. Историческая записка о Казанском учительском институте за 25 лет его существования. Казань, 1901;

Дульский П.М. Русские мастера в Казанском музее // Казанский музейный вестник. 1922. № 2;

Художники народов СССР: Библиографический словарь. Москва, 1983. Т. 4.