Биографиясе

1946 елның 15 гыйнварында Саба районы Олы Арташ авылында туган.

Удмурт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика сәнгате факультетын тәмамлый (1970), Мәскәү сынчысы В.А.Табах остаханәсендә өйрәнә (1973–1978).

1973 елдан Мәскәүдә яши. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1983).

Иҗаты

Әйдәп баручы рәссамнарның берсе, станлы жанр, шул исәптән портрет, монументаль-декоратив һәм вак пластика остасы.

Әсәрләрен төс йөгертелгән гипс, шамот, таш, гальванопластика, агач, бронза һәм бакырдан иҗат итә.

Аның урта гасырлар тарихына һәм фольклорына багышланган әсәрләре («Курайчы», 1971; «Шатлык», 1985; «Савыгу», 1986; «Зөһрә йолдыз», 1989; «Тәңрем», «Дога», «Бичура», барысы да – 1990; «Ай кызы», 1991; «Сак белән Сок», «Өрәк», «Ак бүре», барысы да – 1992; «Чыңгыз хан», 2002–2003); «Шагыйрь» (Г.Тукай, 1988); «Дуслар» («Г.Тукай, Ф.Әмирхан», 1989) һәм «Г.Тукай һәм ул яшәгән чор» («Г.Камал», «Ф.Әмирхан», «С.Сүнчәләй», «С.Рәмиев», «К.Мотыйгый», барысы да – 1992) темаларына портретлар сериясе; Г.Тукай әсәрләреннән алынган образлар («Шүрәле», «Су анасы», икесе дә – 1989 һ.б.) татар сынлы сәнгате үсешенә зур өлеш кертә.

Җәмитов татарлардан мәдәният һәм фән эшлеклеләренең, күренекле сәясәтчеләрнең «Замандашлар» (М.Шәймиев, Б.Урманче, Р.Фәйзуллин, И.Таһиров, М.Сәлимҗанов, М.Җәлил һ.б.) портретлар галереясын иҗат итә (1996–2004). Вак пластика өлкәсендә анималистик («Төш. Әтәч», 1981; «Кызыксыну. Мәче», 1982; «Козгын», 1984) һәм сюжетлы-тематик («Уйлану», 1976; «Картлык», «Көй», икесе дә – 1981; «Коенып чыккач», 1986) жанрлардагы әсәрләр авторы.

Бронзадан коелган «Хөррият» монументаль сынын (1997, Татарстан Милли китапханә бинасы янындагы стелага куелган), Оренбург шәһәрендә М.Җәлил һәйкәлен (1999), Ататөрек һәйкәлен (2001, Көтәһия шәһәренең университет үзәгенә куелган, Төркия), татар мәдәнияте эшлеклеләре һәйкәлләренең эскиздагы өлгеләрен (М.Солтангалиев, Б.Урманче һ.б.) эшли.

Җәмитов иҗатының пластик теле форманы стильләштерү һәм декоратив гомумиләштерү юлы белән бөтенлеккә һәм ачыклыкка, монументаль тирән мәгънәгә ия.

Күргәзмәләре

1971 елдан башлап күргәзмәләрдә: Мәскәүдә автономияле республикаларның бөтенсоюз күргәзмәсендә, «Скульптура һәм мохит» халыкара күргәзмәләрендә (ГФР, 1985; Австрия, 1991), «Татарт» төбәкара бөтентатар күргәзмәсендә (Санкт-Петербург – Казан, 1991) һ.б.да катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1978, 1980 (Мәскәү), 1982 (Вена, Австрия), 1994 (Казан), 1999 (Әнкара, Төркия) елларда уза.

Әсәрләре тупланмалары

Әсәрләре Дәүләт Третьяков галереясында, Милли нәфис сәнгать музеенда (Вена, Австрия), Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Томск, Новосибирск, Омск, Пермь, Ижевск шәһәрләре сәнгать музейларында, чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (2024).

Әдәбият

Выставка произведений московских художников. Живопись. Скульптура. М., 1990;

Кадим Замитов: Альбом. Казань, 1993;

Валеева-Сулейманова Г. Быть созвучным времени // Идель. 1994. № 9–10;

Валеева-Сулейманова Г. Сынчы Кадим Җәмитов // Казан утлары. 1992. № 4.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова