Биографиясе

1959 елның 24 февралендә Казан шәһәрендә туа.

Казан сәнгать училищесын (1978), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын (1986) тәмамлый.

2006 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының сынлы сәнгать һәм дизайн факультетында рәсем дәресләре укыта, хәзер Казан университетының  Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында доцент.

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы (2001–2005).

Бөтенсоюз, Россия һәм зональ күргәзмәләрдә катнаша.

Фәрит Вәлиуллин – Колшәриф мәчете гөмбәзенең эчке өлешенең монументаль бизәү авторларының берсе һәм башкаручысы (2005, Р.А.Килдебәков белән бергә), Казанда тимер юл вокзалы бинасы фасадында "Совет Татарстаны" монументаль сграффитосын реконструкцияләү һәм яңадан торгызуда катнашкан рәссамнарның иҗат төркеме җитәкчесе (авторлары В.Бубеннов һәм В.Федоров, 1966).

Болгарда "Болгар цивилизациясе" музее экспозициясе өчен "Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл" сәнгать-пространство экспозиция инсталляциясен иҗат итүдә катнаша (2010), Хунну кабиләсе, Төрки каганлык, Бөек Болгар дәүләте, Хәзәр дәүләте, Болгар патшалыгы, икенче Болгар патшалыгы, Казан ханлыгы карталарын, Бөек Болгар дәүләте идарәчеләренең, Чыңгыз хан нәселенең династия таблицаларын сәнгати торгызу авторы була. Идел буе болгарларының ислам кабул итүе хөрмәтенә "Истәлек билгесе" интерьерында "Болгарларның ислам кабул итүе" мозаика панносы авторы (2012).

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2016).