- РУС
- ТАТ
нәкышьче
1927 елның 7 гыйнвары, Казан – 2014 ел.
Казан сәнгать училищесен (1944), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын (1953) тәмамлый.
Г.Г.Ряжский, В.К.Цыплаков, К.М.Максимов шәкерте.
Казан сәнгать училищесендә укыта (1953–1954).
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1953).
1955 елдан Мәскәүдә яши.
Вәлиәхмәтов – тематик картиналар остасы, тарихи һәм көнкүреш жанрындагы әсәрләр иҗат итә, портретлар, пейзажлар, натюрмортлар авторы. Нәкышь эшләрендә Бөек Ватан сугышы темасын гәүдәләндерә («Хәтер – изге», 1979; «Партизан землянкасы хуҗабикәсе», 1970 һ.б.); аның «Герой шагыйрь Муса Җәлил Моабит төрмәсендә» исемле картинасы (1957) киң танылу казана.
Вәлиәхмәтовның замандашлар образларын чагылдырган «Корыч ага» (1959), «Рационализаторлар» (1964), «Төнге смена» (1967), «Әти» (1967), «Әти белән әни» (1970), «Улым турында хатирәләр» (1980), «Әлфия» (1980), «Яшь рәссам кыз» (1982) һ.б. картиналары үзенчәлекле лиризм, образлар психологиясенең тирәнтен ачылуы, тормыш сөючән рухның өстенлеге белән аерылып торалар. «Ильич сөйли» (1961), «Беренче бишьеллык төзелешенә» (1968), «Ленин янына баручылар» (1970) картиналары илнең революцион үткәне темасына багышлана. «Иосиф-Волоколамск монастыре» (1972), «Хива» (1973) дип аталган архитектура пейзажлары – монументаль мәһабәтлекләре белән үзенчәлекле; «Кипкән үләннәр» (1975) һ.б. натюрмортлары форманың сәнгатьчә гомумиләштерелүе белән аерылып торалар.
Бөтенсоюз («ВЛКСМга – 40 ел», Мәскәү, 1958; «Совет властена – 50 ел», Мәскәү, 1967), бөтенроссия («Совет Россиясе», 1960, 1964, 1967, 1970, 1980), республика (М.Җәлилнең 70 еллыгына, Казан, 1976; «Татарстан сынлы сәнгате», Мәскәү 1970) һәм Мәскәү рәссамнары әсәрләре күргәзмәләрендә (1957–1985) катнаша.
Әсәрләре Лондон, Мәскәү, Казан, Тверь, Чита һ.б. шәһәр музейларында һәм картина галереяларында саклана.
Бикчәнтәев А. Якташыбыз иҗаты // Ялкын. 1968. № 9.
Художники народов СССР: Биобиблиографический словарь. М., 1972. Т. 2.
Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.
Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.