- РУС
- ТАТ
нәкышьче, монументалист, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2005)
1938 елның 26 февралендә, Удмурт АССР Ижевск шәһәрендә туган.
Казан сынлы сәнгать училищесен (1959), Харьков сынлы сәнгать училищесен (1965) тәмамлый.
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1972).
1970 елларда Ташкент шәһәрендә яши, Театр-сәнгать институтында укыта, җәмәгать биналарын монументаль-декоратив бизәү («Динамо» стадионы фасадларында керәчтән мозаика, «Ташкент-2» аэропорты, «Ләззәт» кафесы һ.б. фойеларына бизәк төшерү), нәкышь белән шөгыльләнә.
1973–1980 елларда Чаллы шәһәрендә «Татарстан» кунакханәсе фойесындагы «Сабантуй» керәч рельефы, автомеханика техникумындагы «Комсомол тарихы», 3 нче мәктәптәге «Тынычлык» мозаика панноларын иҗат итә. 1984 елдан Казанда. Жанрлы әсәрләр («Болгар җире турында риваять» триптихы, 1991; 5 картинадан торган «Татарнамә», 1995; «Моң», 1997; «Тукай дөньясы», 2006 полиптихы; портретлар («Рәхимҗан бабай», 1980; «Г.Исхакый», «Б.Урманче», икесе дә – 1989; «Олуг Мөхәммәд», 2006); татар һәм Шәрекъ мөселман сәнгате традицияләрендәге пейзажлар, натюрмортлар авторы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.