Биографиясе

1954 елның 6 ноябре, Үзбәк ССР, Ташкент —  2014 елның 14 ноябре, шунда ук.

Ташкентта П.П.Беньков исемендәге республика сәнгать училищесен (1976), Харьков сәнгать-сәнәгать институтын (1981) тәмамлый.

Ташкенттагы «Радуга» (1983–1986), «Адолат» (1996–1998) нәшриятларында баш рәссам, Республика мәктәп укытучылары сараеның сынлы сәнгать студиясендә укыта (1986–1996).

Рәссамнар берлеге (1984), Журналистлар берлеге (1988), ЮНЕСКО Халыкара рәссамнар федерациясе (1994), Үзбәкстан Сәнгать академиясе, Үзбәкстандагы «Ил» татар рәссамнары берләшмәсе әгъзасы (1997).

Иҗаты

Ксилография (агачка уелган гравюра), акварельләр, тушь һәм каләм белән рәсемнәр ясау остасы.

Уразаевның сәнгать теленә образлы мәһабәтләштерү, композицияләрнең фәзаи киң колачлылыгы, форманың гади, ачык кырыслыгы, төсләр палитрасының бертөслелеге хас. Н.Нарзуллаевның «Шәрекъ хәбәрчесе» (1984), шагыйрә Зөлфиянең «Тамчы» (1985), Г.Нәваиның «Хәмсә» (1987), «Нурати» (1990) һ.б. үзбәк һәм чит ил классикларының 200 дән артык басмаларына иллюстрацияләр ясый.

Станлы графикада актив эшли, фәлсәфи һәм дини темаларга цикллар, пейзажлар, портретлар иҗат итә. «Үзбәкстанның архитектура һәйкәлләре» (100 табактан артык, 1983–1999), «Кавказның Кара диңгез ярлары буйлап» (1984–1994), «Россиянең алтын боҗрасы буенча» (1995), «Үзбәкстанның архитектура магиясе» (2000–2011); «Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов портреты» (1996), «Тантризм — Һиндстанның яшерен дине» (1991–2001) картиналар циклы һ.б. әсәрләр авторы.

2000 еллардан рухи-символик эчтәлектәге, нәкышь картиналары — «Аллаһка табыну», «Мерв миражы», «Кичке Гилон» триптихы, «Бердәмлек букеты» диптихы (барысы да — 2011), портретлар иҗат итә.

Күргәзмәләре

Халыкара басма графика биенналенда (1986, Торунь шәһәре, Польша; 1987, Прага, Чехия; 1992, 1994, 1997, Калининград шәһәре), Мәскәүдә бөтенсоюз графика һәм китап иллюстраторлары күргәзмәләрендә (1986, 1988 елдан 1991 гә кадәр — ел саен), «Ил» рәссамнарының Карлсроэ шәһәрендә (Германия), Казанда (1999) төркем белән оештырылган күргәзмәләрдә катнаша. Шәхси күргәзмәләре 1981 (Харьков шәһәре), 1993, 1994 (Сочи шәһәре), 1994 (Краснодар шәһәре), 1985, 1996, 2001 (Ташкент шәһәре) елларда уздырыла. Әсәрләре Третьяков галереясында (Мәскәү), Үзбәкстанның сынлы сәнгать галереясында, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Харьков сынлы сәнгать музеенда, Нөкес, Ангрен, Үргәнеч, Бохара шәһәрләре сәнгать галереяларында, Прага (Чехия), Торунь (Польша) шәһәрләрендәге заманча басма графика галереяларында саклана.

Бүләкләре

Үзбәкстан Республикасы ЮСның «Шөһрәт» медале (2007), Үзбәкстан САнең көмеш медале һәм «Иң яхшы рәссам-график» дипломы (2008) белән бүләкләнә. Халыкара «Дөнья халыклары сәнгате» ассоциациясенең атказанган рәссамы (2009).

Әдәбият

Муртышлы Я. Возвращение // Татарские края. 1999. № 44, нояб.; 

Нури Н. Во имя добра и любви // Татарские края. 2001. № 18, май; 

Федотова С. Судьбы, зарифмованные в строки // Новый век. 2008. 23–29 октябрь

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова