Турнерелли Э.П. Рус гаскәриләре һәйкәл-төрбәсе. 1839

“Виды Казани, рисованные с натуры Эдуардом Турнерелли” альбомыннан. Титул бите. Кәгазь, тонлы литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1813 елның 13 октябре, Лондон – 1896 елның 24 гыйнвары, Лимингтон шәһәре, Англия.

Тринити-колледжда укый (Дублин, Ирландия), махсус сәнгать белеме булмый.

1836 елдан Россиядә, инглиз һәм латин телләрен укыту хокукы алу өчен Петербург университетына имтиханнар тапшыра.

1837–1844 елларда Казан университетында инглиз теле лекторы.

Турнерелли Э.П. Елантау монастыре. 1839

“Виды Казани, рисованные с натуры Эдуардом Турнерелли” альбомыннан. Кәгазь, тонлы литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Турнерелли Э.П. Петр һәм Павел соборы. 1839

“Виды Казани, рисованные с натуры Эдуардом Турнерелли” альбомыннан. Кәгазь, тонлы литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Э.Турнерелли үзенең Казан турындагы тәэсирләрен көндәлек язмалар һәм альбом рәсемнәре рәвешендә теркәп бара, шулар нигезендә аның «Казан шәһәре күренешләре» литографияләр альбомы һәм Казан турында истәлекләре барлыкка килә.

Э.Турнерелли беренче рәсемнәр сериясен Болгар хәрабәләренә барып кайткач иҗат итә («Кече манара», «Кара пулат», 1837). Соңрак ул Казан Кремле корылмалары һәм аның тирә-ягы, шәһәр урамнары, монастырьлары һәм мәчетләре сурәтләнгән рәсемнәр сериясен эшли («Благовещение соборы» һәм башкалар). Әлеге рәсемнәр нигезендә фронтиспистан һәм 14 литографиядән торган «Виды Казани, рисованные с натуры Эдуардом Турнерелли, 1839» альбомын төзи (Лондонда Л.-М.Лефевр ташбасмаханәсендә басыла). Литографы тонлы литография техникасын кулланган беренче инглиз осталарының берсе Дж.Барнард (1807–1890) булган дип фаразлана (моңа һәр бит астына урнаштырылган «GB» монограммасы ишарәли).

XVIII йөз ахырында – XIX йөзнең беренче яртысында сәяхәтләргә багышланган басмалар белән кызыксыну аларны иллюстрацияләүдә литография техникасының киң таралуына китерә, тагын да таррак кысалардагы «сәяхәт нәкыше» жанры барлыкка килә. Э.Турнереллиның Казан альбомы да әлеге жанр традицияләрендә төзелә.

Казанда перспектив архитектура пейзажы темаларын башка рәссамнар да яктырта (В.С.Турин, А.Н.Ракович, А.Дюран), ләкин Э.Турнерелли рәсемнәре архитектура пейзажларының җанлы урам күренешләре һәм Казан халкының үзенчәлекле образлары гармониясен уңышлы чагылдырулары белән аерылып торалар.

Э.Турнереллиның альбомы Россиядә зур уңыш казана һәм Европада ачыш буларак кабул ителә. Күп тапкырлар күчермәләре алыну һәм аның XX йөз ахырында яңадан басылып чыгуы сәбәпле, ул хәзерге чорда да популяр булып кала (альбомындагы 12 репродукция «Казан күренешләре», 1994, альбомында яңадан басыла).

Литографияләр альбомы уңышыннан соң, Э.Турнерелли үзенең көндәлек язмаларын гомумиләштерергә һәм чит ил кешеләре һәм Россия башкаласында яшәүчеләр өчен Казан турында истәлекләр китабы рәвешендә бастырып чыгарырга карар итә. Француз телендә дусларча әңгәмә жанрындагы «Казань и ее жители», Санкт-Петербург, 1841 («Kazan et ses habitants») китабы әнә шулай дөнья күрә. Ул шаржлар һәм сатирик рәсемнәрне эченә алган, шәһәр тормышының төрле якларын, Казан халкының көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен яктырткан 12 бүлектән тора. Э.Турнерелли дворяннарның эшлексез яшәү рәвешен һәм җирле тәртипләрне дөрес тасвирлап бирә, бу Казан түрәләрендә ризасызлык уята. Татарлар турында кискен фикерләр әйтүе шулай ук аның файдасына булмый. «Казанские губернские ведомости» газетасында Н.И.Второв Э.Турнерелли китабына катгый рәвештә тискәре бәя бирә. Казан җәмәгатьчелеге белән низагка керү сәбәпле, 1844 елның сентябрендә Э.Турнерелли Казанны калдырырга, Россияне ташлап китәргә мәҗбүр була.

Э.Турнереллиның Лондонда басылган ике томдагы истәлекләре – «Казан, татар ханнарының борынгы башкаласы» (1854; 2 нче басма. 1888) – («Kazan, the Ancient Capitalof the Tatar Khans») европалыларны Урта гасырлардан башлап Казан җиренең тарихы белән таныштыра.

Әлеге китапның Болгар дәүләтенә багышланган бүлегенең тәрҗемәсе 1901 елда басылып чыга (И.А.Ардашев, «Развалины Болгар и древние болгары по описанию англичанина Э.П.Турнерелли»).

Э.Турнерелли шулай ук Ч.Диккенс хуплаган новеллалар һәм повестьлар, төрле илләргә сәяхәтнамәләр авторы буларак та билгеле. Сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә, инглиз консерватив партиясенең уң канатына карый.

Турнерелли Э.П. Сөембикә манарасы. 1839

“Виды Казани, рисованные с натуры Эдуардом Турнерелли” альбомыннан. Кәгазь, тонлы литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Э.Турнереллиның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, шулай ук Санкт-Петербург һәм Мәскәү музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана.

Турнерелли Э.П. Җәмигъ мәчет. 1839

“Виды Казани, рисованные с натуры Эдуардом Турнерелли” альбомыннан. Кәгазь, тонлы литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Ровинский Д.А. Подробный словарь русских граверов XVI–XIX веков. СПб., 1895. Т.2.

Дульский П.М. Эдуард Петрович Турнерелли. Казань, 1924.

Вишленкова Е.А. Э.П.Турнерелли и его книга «Казань и ее жители» // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1999. № 3/4.

Вербина О.Г. Живописные путешествия по старой Казани. Казань, 2006.

Автор – И.Ф.Лобашёва