Биографиясе

1952 елның 25 апрелендә Саратов шәһәрендә туган.

Ростов-Дон шәһәрендәге М.Б.Греков исемендәге сәнгать мәктәбен (1972), М.Горький исемендәге МХАТ каршындагы мәктәп-студияне (1977) тәмамлый.

1975 елдан Комсомольск-Амур, Хабаровск, Чита, Тверь, Тула, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола, Рамшайд (ФРГ) шәһәрләрендә эшли.

1984–1994 елларда Казан Зур драма театры баш рәссамы, 1995 елдан – Татар академия театрында.

Театр эшлеклеләре берлеге (1981), Рәссамнар берлеге (1987) әгъзасы.

Иҗаты

Татарстанның әйдәп баручы сәхнә рәссамнарыннан берсе. Сыгылмалылык, төс һәм фактура бергә кушылган, хискә корылган декорацияләр авторы.

С.Скоморохов килгәч, татар театрында режиссура һәм сценография арасында элемтә көчәя. Татар классикасы буенча спектакль куелганда, ул милли мәдәният үзенчәлекләрен өйрәнә. С.Скомороховның төп фикере буенча катлаулы, формасы буенча кыска, ачык аңлаешлы декорацияләре функциональ универсальлеге, акцентларның төгәллеге белән аерылып торалар.

150дән артык спектакльнең, шул исәптән Казан Зур драма театрында: В.Кудрявцевның «Иван и Мадонна» (1985), Р.Болтның «Человек на все времена» (1986), А.Толстойның «Царь Фёдор Иоаннович» (1988), А.Горинның «Поминальная молитва» (1992), А.Чеховның «Дядя Ваня» (1993); Татар академия театрында: Ч.Айтматовның «Ахырзаман» (1989), Г.Исхакыйның «Зөләйха» (1994), Лопе де Веганың «Биюче» («Учитель танцев», 1995), Т.Миңнуллинның «Җанкисәккәем» (1995), Г.Камалның «Кайниш, көндәш һәм башкалар» (1996), Э. де Филиппоның «Гаугалы гаилә» («Суббота, воскресенье и понедельник», 1999), Т.Миңнуллинның «Илгизәр+Вера» (2000), Г.Хугаевның «Кара чикмән» («Черная бурка», 2003), З.Хәкимнең «Телсез күке» (2004), Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр» (2009), Г.Камалның «Банкрот» (2013), У.Шекспирның «Ричард III» (2014); Татар драма һәм комедия театрында: М.Фәйзинең «Галиябану» (1989), И.Гаетбайның «Алла сакласын!» (1991) пьесалары буенча куелган спектакльләрнең сәхнә бизәлешен әзерли.

Күргәзмәләре

Зона – «Совет Ерак Көнчыгышы» (Владивосток шәһәре, 1978, 1980), «Зур Идел» (Чабаксар шәһәре, 1985; Казан, 1991), «Көлсу туфраклы җир рәссамнары» (Мәскәү, 1991); бөтенроссия – «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1985), бөтенсоюз – «Театр, кино һәм телевидение рәссамнары» (Мәскәү, 1985, 1987) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Тверьда (1984), Бөгелмәдә (2000), Казанда (2002), Чабаксарда (2014) уздырыла.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1989), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2009) лауреаты.

Әдәбият

Сергей Скоморохов: каталог выставки. Казань, 2002.

Султанова Р.Р. Современная сценография Татарстана: каталог. Казань, 2002.

Султанова Р.Р. Главный художник Поволжья Сергей Скоморохов // Казань. 2004. № 1.

Авторы – Р.Р.Солтанова