Биографиясе

1938 елның 22 ноябре, Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Измайловка авылы – 2022 елның 29 июле, Казан.

1957 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Казан сәнгать мәктәбен (1964), И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтының Е.Е.Моисеенко остаханәсен (1970) тәмамлый.

Татарстан сәнгать фондында эшли (1970–1983). Рәссамнар берлеге әгъзасы (1974).

Скобеев В.Н. Юл. 1972

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Скобеев В.Н. КамАЗның эретү цехы мастеры В.Алексеенков портреты. 1978

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

В.Н.Скобеев – тарихи, хәрби-патриотик жанрларда күп кенә әсәрләр иҗат итеп, республикада сюжетлы-тематик картиналар үсешенә зур өлеш керткән әйдәп баручы рәссамнарның берсе: «Маевка» (1971), «Юл» (1972), «М.Җәлил» (1974), «Төзелеш батальоны» (1975), «Игенченең өметләре» (1982), «Күл буенда» (1983), «Икмәк», «Гаилә» (икесе дә – 1985), «Сизенү» (1990), «Торналар кайта» (1992), «Орфей йолдызлыгында» (2001).

В.Н.Скобеевка хас романтика, символик-аллегорик образларга тартылу аның КамАЗ төзүчеләргә һәм нефтьчеләр хезмәтенә багышланган картиналарында аеруча ачык чагыла: «Комсомол яшьләр» (1972), «Кама өстендә акчарлаклар» (1974), «Студентлар җыры» (1978), «КамАЗ металл коючылары», «КамАЗның калыпчы кызлары» (икесе дә – 1979).

Хәрби темага иҗат иткән әсәрләре композицияләренең монументальлеге, образларның күтәренке рухлылыгы белән аерылып тора: «Сугыш юллары» (1970), «Зоя» (1971), «Җәлил һәйкәле янында» (1973), «Рус кыры» триптихы («Хушлашу», «1941 елның июне», «Эвакуация», 1980), «Солдат даны кайтавазы» (1980), «Узган сугыш кайтавазы» (1985). Аларга рухы белән зур күләмле «Революция тудырган» (1983) әсәре якын тора.

Тематик картиналар белән беррәттән, рәссам иҗатында нәкышь теленең фәлсәфи тирәнлеге, метафораларга байлыгы белән сюжетлы-тематик картинага якын торган портрет жанры да зур әһәмияткә ия: «Артист Ф.Халитов портреты» (1972), «М.Җәлилнең лирик портреты» (1981), «Тукай. Гасыр башы» (1986), «Сергей Есенин, авылның соңгы шагыйре» (1995), «Ренат Харис. Шигърият сәхифәләре» (1998), «Владимир Высоцкий йолдызы» (1990–1997; 2003), «Николай Рубцов портреты» (2006), «Г.Тукай портреты» (2007), «А.И.Куприн. Тормыш сәхифәләре» (2008), «Фатих Кәрим. Фронттан соңгы хат» (2009).

«Алтынчәч» операсының тууы» (1986, 2005), «Н.Җиһанов музыкасында сугыш һәм тынычлык» (2008), С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов, Р.Яхин истәлегенә багышланган «Татарстан музыкасының алтын гасыры», «Г.Тукай» (икесе дә – 2009) монументаль картиналарында рәссам үз алдына музыка иҗат итү процессын күрсәтүне максат итеп куя.

В.Н.Скобеев шулай ук лирик пейзажлар («Яз», 1982), натюрмортлар, график әсәрләр (монотипия, карандаш) авторы да: «Тимерчеләр» (2008), нефтьчеләр һәм КамАЗ төзүчеләр портретлары (1970–1980 еллар), ялангач натура: «Натурщица», «Модель» (икесе дә – 1968) серияләре.

Скобеев В.Н. М.Җәлил портреты. 1981

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1970 елдан), зона – «Зур Идел» (1974, 1980, 1991, 2003, 2004, 2008), бөтенроссия – «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1975), бөтенсоюз – «Хезмәткә дан» (Мәскәү, 1976), «Бөек Октябрьгә 60 ел» (Мәскәү, 1977), «Ватан сагында» (Мәскәү, 1978), төбәкара – «Берләшү» (Түбән Новгород шәһәре, 2007), Чехословакия, Румыния, ГДРда Совет сынлы сәнгатенең күчмә күргәзмәләре (1973), халыкара – Казанның 1000 еллыгына (Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, 2005), Г.Тукайның 120 еллыгына (Истанбул, 2006) багышланган күргәзмәләрдә катнаша.

В.Н.Скобеевның шәхси күргәзмәләре улы В.Скобеевныкы белән бергә Казанда 1998, 2018 елларда уздырыла.

Скобеев В.Н. Балачак. 1978

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Россия Эчке Эшләр министрлыгының Үзәк музеенда (Мәскәү), Самара өлкә сәнгать музеенда, Чуаш сәнгать музеенда, Әлмәттәге Картиналар галереясында, Лениногорск шәһәрендәге нефть музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә саклана.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1976).

Скобеев В.Н. Күл буенда. 1983

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Миңнуллин Р. Скобеевлар // Татарстан. 1999. №3.

Файнберг А.Б. Молодые на зональных смотрах: В.Скобеев // Художник. 1975. №12.

Могильникова Г.А. Музей изобразительных искусств Татарской АССР. Л., 1979.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – М.Е.Ильина