- РУС
- ТАТ
Рәссам-проектлаучы, график, сынчы
1946 елда туа.
1967 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Түбән Кама шәһәрендә яши һәм эшли, 1973–1979 елларда шәһәрнең баш рәссамы.
Төп эшләре: С.Сәйдәшев исемендәге музыка училищесының концертлар залы интерьерларын бизәү проекты, 1969; фойеда "Татар үрнәкләре" монументаль-декоратив бизәк, 1970; Түбән Кама шәһәре гербы эскизы, 1974; Түбән Кама һәм сәнәгать зонасы тарихы музее проекты, 1976; Мәдәният сарае фасадларында сграффито техникасы белән монументаль-декоратив бизәк ясау һәм эскиз, "Татар көйләре", "Театр", "Музыка", "Поэзия", "Рәсем сәнгате һәм архитектура", Менделеевск шәһәре, 1989; Һәлак булган сугышчыларга мемориал һәм "Советлар Союзы Геройлары аллеясы" проекты, Менделеевск шәһәре, 1989; Балалар йорты фасадлары һәм интерьерлары проекты, Түбән Кама шәһәре, 1994; Төзүчеләр сарае фасадлары һәм интерьерлары проекты, Түбән Кама шәһәре, 1991.
Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләре рәссамнары әсәрләре күргәзмәләрендә (Казан, 1983); "ТАССР Рәссамнар берлегенә 50 ел" күргәзмәсендә (Казан, 1986); "Г.Тукайның 100 еллыгына" күргәзмәсендә (Казан, 1986); "Рәссамнар – халыкка" бөтенсоюз күргәзмәсендә (Мәскәү, 1988); "Кама аръягы" рәссамнары әсәрләре күргәзмәсендә (Казан, 1996); "Татарстан Рәссамнар берлегенә 60 ел" күргәзмәсендә (Казан, 1996) һәм башкаларда катнаша.
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2016, "Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл" сәнгать-пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен, иҗат төркеме составында).
Султанова Р.Р. Искусство новых городов Республики Татарстан (1960–1990). Казань, 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.