Биографиясе

1928 елның 15 октябре, Казакъстан ССР, Күкчәтау шәһәре — 1995 елның 4 мае, Алма-Ата шәһәре.

Н.В.Гоголь исемендәге Алма-Ата сынлы сәнгать училищесен (1948), И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын, Ю.Непринцев остаханәсен (1956) тәмамлый.

1956 елдан Алма-Атада яши.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1957).

Иҗаты

К.М.Шәяхмәтов. Сарык көтүе. 1961 ел

Шәяхмәтов — күренекле совет нәкышь остасы, Казакъстанның заманча сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Көнкүреш, тарихи, портрет һәм пейзаж жанрларында сюжетлы-тематик картиналар иҗат итә.

1950 еллар соцреализм стилендә эчтәлеге һәм композициясе белән масштаблы картиналарында халык тормышының эпик панорамасын, казакъ даласында барган яңалык-үзгәрешләрне чагылдыра. Аның картиналары образларның монументаль күтәренкелеге, чынбарлыкны оптимистик кабул итү, натурага якынлык, колачлылык, якты төсләр гаммасы белән аерылып тора.

Төп әсәрләре: «Җиңүчеләр» (диплом эше), «Фермада» (икесе дә — 1956), «Туган авылда», «Дачада» (икесе дә — 1957), «Авылдан хат» (1958), «Тынычлык турында җыр», «Яшьләр бригадасы», «Алтай күренеше» (барысы да — 1960), «Яңа пешкән икмәк», «Сарык көтүе» (икесе дә — 1961), «Чабаннар бәйрәменә» (1962), «Дала күренеше» (1965), «Игенчеләр» (1976), «Даладагы ак шәһәр» (1978), «Совхоз парткомында» (1980), «Кошчида ярлылар комитеты» (1981), «Кыр станында» (1982) һ.б. Ш. пейзажларында табигатьнең лирик образлары сурәтләнә: «Җәйләүдә» (1955), «Өйлә» (1961), «Яңа иртә» (1965), «Яңа яуган кар» (1966), «Салынкы көн» (1967) һ.б. «Балыкчы Саулә» (1962), «Казакъ ССРның халык рәссамы А.Г.Галимбаева» (1977) һ.б. портретлар авторы.

1949 елдан бөтенсоюз — «Бөек Октябрьнең 40 еллыгына» (1957), «ВЛКСМның 40 еллыгы» (1958), «Совет властена 40 ел» (1967), «В.И.Ленинның тууына — 100 ел» (1970), «СССР — Ватаныбыз» (1972), «Без коммунизм төзибез» (1981), «Советлар иле» (1987) (барысы да — Мәскәү) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Алма-Атада (1967, Е.Сидоркин белән бергә), Казанда (1982) уздырыла. Әсәрләре Третьяков галереясында (Мәскәү), А.Кастеев исемендәге Казакъстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Астана шәһәрендәге Заманча сәнгать музеенда саклана.

К.М.Шәяхмәтов. Кыр станында. 1982 ел

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Вандровская Е. К. Шаяхметов: Буклет. А.-А., 1957; 

Изобразительное искусство Казахской ССР. М., 1974; 

Усачёва Л.П. Камиль Шаяхметов. Живопись: Альбом. М., 1986.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова