Биографиясе

1965 елның 4 июлендә Казанда туган.

Мәскәү архитектура институтын (1991), Казан университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын (1999) тәмамлый.

1996 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли, 2006 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

2007 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында архитектура композициясе кафедрасында.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1998).

Иҗаты

Углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты бинасы (2001), Пушкин урамындагы 34 нче йорт (2008) фасадлары проектларын, «Татнефтехиминвест-Холдинг» акционерлык җәмгыяте (2004–2005), Казанның Авиатөзелеш районы хакимияте бинасы (2005), Казандагы җәмәгать һәм торак биналары, Актаныш районындагы «Нур» мәчете (2012) интерьерларын эшли.

Шәмсутов татар шәмаилләре сәнгатен өйрәнүгә, үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш кертә. «Искусство татарского шамаиля (сер. XIX — нач. ХХ вв.)» (2001), «Слово и образ в татарском шамаиле: От прошлого до настоящего» (2003) тикшеренүләре; Татар язуы музее концепциясе (2008), Колшәриф мәчетендә татар шәмаиле һәм каллиграфиясе экспозициясе (2010) авторы, шәмаилләр һәм каллиграфия сәнгате күргәзмәләре оештыручыларның берсе (1996, 2004, 2008, 2010, 2011, Казан; 2004, 2009 Мәскәү).

Традицион шәмаил техникасында пыялада, нәкышь (майлы буяу белән) һәм графика (акварель, тушь) техникаларында эшли; шулай ук компьютер графикасын да кулланып, шәмаилләр ясый; ислам сәнгате стилендә станлы картиналар иҗат итә: «Әл-Борак» (1995), «Ана бүре» (1997), «Мәңгелек әйләнеш», «Казан Кремле картасы», «Сөембикә», «Мәрҗани портреты» (барысы да – 1998), «Ибне Фадлан сәяхәте» (1999), «Фәтех сүрәсе», «Аятел көрси» (икесе дә – 2000), «Җиңү» (2001), «Аллаһ – иң яхшы саклаучы», «Кәгъба» (икесе дә – 2002), «Бөтиләр» (2008–2009), «Ачкыч. Пәйгамбәр исеме» (2009) һ.б.

2010 елдан керамикадан сувенир эшләнмә, аерым алганда, дивар өчен бизәкле тәлинкәләр, паннолар ясау белән шөгыльләнә.

Күргәзмәләре

Республика – «Татар шәмаилендә сүз һәм образ» (Мәскәү, 2009); бөтенроссия – «Татар рәссамнары» (Кувейт, 2010), халыкара – «Төрки сәнгать» (Испарта шәһәре, Әнкара шәһәре, Төркия, 2000); каллиграфия конкурсы, «Татар декоратив тәлинкәсе» (икесе дә – Казан, 2011) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1996, 2001, 2012, 2013, 2025 елларда Казанда уздырыла.

Әсәрләре тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Милли музеенда, Кувейтта Ислам сәнгате үзәгендә, Мәрҗани фондында (Мәскәү), «Кок» фондында (Төркия) саклана.

Бүләкләре

Татарстан Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге бүләге лауреаты (2005).

Әдәбият

Кто есть кто в науке об искусстве. Республика Татарстан: справочник. Казань, 1998;

Нигматуллина Ю.Г. «Запоздалый модернизм» в татарской литературе и изобразительном искусстве. Казань, 2002;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Мусульманское искусство в Волго-Уральском регионе. Казань, 2008;

Татарский шамаиль: слово и образ: каталог выставки. М., 2009;

Художники Татарстана: справочник. Казань, 2011.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова