Биографиясе

1947 елның 1 августы, Тәтеш районы Берлек поселогы — 2021 елның 3 августы, Казан.

Казан сынлы сәнгать училищесен (1968), И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын, Е.Е.Моисенко остаханәсен (1974) тәмамлый.

1977–1980 елларда Х.Г.Якупов җитәкчелегендә СССР САнең Иҗат остаханәсендә шөгыльләнә.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1980), Пётр I фән һәм сәнгать академиясе академигы (2005).

Ш.М.Шәйдуллин. «Карт алмагач төбендә». 1978 ел

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Ш.М.Шәйдуллин. «Сабантуй бүләкләре» триптихы. Үзәк өлеш. 1995 ел

ТР Милли китапханәсе

Шәйдуллин картиналарында милли идеяләр яңарышы контекстында хәзерге рухилык проблемалары чагылыш таба. Иҗатының башлангыч чорында милли образлар барлыкка китергәндә акад. нәкышь мәктәбе традицияләрен үзләштерә.

1990 елларда модернистик сәнгать стилистикасына мөрәҗәгать итә, орма ясалышының татар халык сәнгатенә хас декоратив-орнаменталь һәм нәкышь принципларын, киңлекнең шартлы корылышын, символик-аллегорик тел, ассоциатив-абстракт образлар файдалана.

Шәйдуллинның күп кенә картиналарына киң сурәтләнгән сюжетлар, күп фигуралы композицияләр, динамик ритмнар хас. Күп картиналары — «Сабан туе» (1974), «Карт алмагач төбендә» (1978), «Яңа Сабан туе» циклы (1999–2006); героик тарихка — «Икмәк турында баллада» (1979), «Дөнья балаларына тынычлык» триптихы (1981), биш өлештән торган «Сугыш апофезы» (1997), «Сөембикә — Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе» (1998); рухи-әхлакый идеал эзләүгә — «Уяну» (1994), «Сабантуй бүләкләре» (1999), «Мәхәббәт һәм мәңгелек» (2009), «Рухка реквием — шагыйрь Г.Тукай истәлегенә» (2011) триптихлары һ.б. — татар авылы темасына багышлана.

Шәйдуллин иҗатында пейзаж аерым урын алып тора: «Кышкы эңгер-меңгер» (1975), «Кич, шомырт җыю» (1978), «Көтү кайта» (1979), «Әҗем мәчете» (1981), «Вакыт агышы» трип тихы (1987), «Казан Кремле» (1993), «Көтү каршылаучылар» (2007), «Казан өстендә кич» (2011) һ.б.

«Шагыйрь Г.Тукай портреты» (1975), «Тәрәзә янындагы кыз» (1975), «Савымчы» (1976), «Габдулла Тукай — халык шагыйре» триптихы (1986), «Халык артисты Айрат Арсланов портреты» (2012); «Миләшле натюрморт, автопортрет» (1974), «Чалыш көзгедәге автопортрет» (1979), «Чүлмәк белән автопортрет» (1980) һ.б.; «Чынаяк белән натюрморт» (1976), «Кызыл фонда вазадагы чәчәкләр» (2010) натюрмортлары; «Очыш», «Уяну» (икесе дә — 2004) композицияләре, «Кызыл шәфәкъ темасына абстракцияләр», «Татар мотивларына интерпретацияләр» (икесе дә — 2005) триптихлары авторы.

Ш.М.Шәйдуллин. «Кырдан кайту». 1987 ел

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Ш.М.Шәйдуллин. «Г.Тукай – халык шагыйре» триптихы. «Тагын юлга, яки ятимлек» исемле үзәк өлеше. 1986 ел

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

1974 елдан бөтенсоюз — «Советлар иле яшь гвардиясе» (1976, 1978), «Яшь рәссамнар әсәрләре» (1977), «Татарстан АССР рәссамнары» (1980), «СССР — Ватаныбыз» (1982) (барысы да — Мәскәү); Нукус (1984), Баку (1985), Истанбул (Төркия, 1986), Уфа (1988) шәһәрләрендә, Сиэтл (АКШ, 1990), Истанбул (1993), Будапешт (1994), Дубай (Гарәп Әмирлекләре, 1995), Мәскәү (1996), Париж (2000), Баку (2008) шәһәрләрендә Татарстан рәссамнары; төбәкара — «Зур Идел» (1979– 2011); бөтенроссия — «Совет Россиясе» (1980); халыкара — Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган халыкара «Мәңгелеккә омтылам» (Санкт-Петербург, Мәскәү, 2011) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1978, 1983, 1985, 1987, 2000, 2008, 2015 елларда Казанда уздырыла һ.б.

Ш.М.Шәйдуллин. «Җиләс иртә». 2009 ел

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Казанда Г.Тукай әдәби музеенда һәм Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музей-комплексында, И.В.Савицкий исемендәге Дәүләт музеенда (Нукус шәһәре), РФ һәм чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Ш.М.Шәйдуллин. «Вәсилә». 1985 ел

Бүләкләре

«Асыл ил» әсәрләр циклы өчен (1995) ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә (2000). Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Шамиль Шайдуллин. Живопись. Графика: Альбом. К., 2013.

Әдәбият                

Корзухин А. Золото Татарии // Дружба народов. 1982. № 4; 

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984; 

Кожевникова Р. Меня бессмертие волнует... // Идель. 1999. № 8.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова