Биографиясе

1877 елның 26 марты, Казан шәһәре – 1942 ел, Мәскәү өлкәсенең Звенигород районы Николина Гора поселогы. Казан сәүдәгәрләре гаиләсеннән.

1910 елда Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый, Н.И.Фешин укучысы.

1910–1912 елларда Парижда, Витти Ирекле сәнгать академиясендә һәм рәссам К.Ван Донген остаханәсендә укый.

1912 елдан үзенең Казандагы, соңрак сәнгать тормышының үзәге булып киткән шәхси китапханәсендә эшли: анда рәссамнар Н.И.Фешин, В.Э.Вильковиская, А.Г.Платунова, К.К.Чеботарёв, В.А.Попов һ.б. җыела торган була.

1919–1924 елларда Казан университеты рабфагында рәсем укыта, 1924–1925 елларда Казан архитектура-техник институтында нәкышь остаханәсе белән җитәкчелек итә.

1932 елда Мәскәүгә китә, 1936 елга кадәр мәктәпләрдә укыта.

Иҗаты

Н.М.Сапожникова. «Кыз бала портреты». 1910 еллар. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Н.М.Сапожникованың беренче картиналарында Н.И.Фешин мәктәбе йогынтысы: кызчык портреты, автопортрет (1910 еллар), М.Э.Ольцина (1911), В.В.Адоратский (1913) портретлары; соңрак К.Ван Донген нәкышь алымнары сизелә: К.К.Чеботарёв, А.А.Боратынский, С.Э.Вильковиский портретлары, автопортрет (барысы да 1914–1916) һ.б.

Н.М.Сапожникованың, башлыча, Казандагы дуслары һәм туганнары төшерелгән портретларына башкару алымнарының җиңеллеге, табигыйлеге, образларның кабатланмас үзенчәлеге хас: «Толымнары сүтелгән гүзәл» (1910), «Казан бикәсе портреты» (1914–1915), В.В.Адоратский, Поля Попова портретлары (икесе дә – 1927–1929).

Н.М.Сапожникова, нәкышь картиналары туплаучы буларак (җирле рәссамнар И.А.Никитин, К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова, В.А.Попов һ.б.ның картиналарына заказлар бирә һәм сатып ала), Казанның мәдәни тормышында тирән эз калдыра, Россиядә Н.И.Фешин картиналарының иң бай тупланмаларының берсенә ия була.

Казан сәнгать мәктәбендәге матди ярдәмгә мохтаҗ укучыларның уку хакын түли, нәкышь һәм гамәли-бизәлеш сәнгатен өйрәнү өчен, үз остаханәсен биреп тора, анда шулай ук татар кызлары да белем ала (Н.М.Сапожникова остаханәсендә башкарылган чигү үрнәкләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана).

Октябрь революциясеннән соң остаханә бинасында түләүсез студия оештыра, әмма тиздән остаханәсеннән мәхрүм ителә. 1920 елда студия халык мәгарифенең шәһәр бүлегенә бирелә (Н.М.Сапожникова студия мөдире итеп билгеләнә).

Н.М.Сапожникованың вафатыннан соң тупланма бертуганының кызы В.В.Адоратскаяга, 1963 елдан С.Н.Разумов карамагына күчә. Н.М.Сапожникова тупланмасындагы әсәрләрне Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее сатып ала.

Н.М.Сапожникова. «К.К.Чеботарёв портреты». 1914–1916. И.И.Галиев тупланмасы (Мәскәү)

Күргәзмәләре

Казан вакытлы күргәзмәләрендә (1909, 1914–1916), Казандагы 1 нче һәм 2 нче дәүләт сәнгать һәм фән күргәзмәләрендә (1920, 1921), 45 нче Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәте картиналары күргәзмәсендә (Петроград, 1917) катнаша.

Н.М.Сапожникова әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казанда Е.А.Боратынский музеенда, Мәскәүдә И.И.Галиевнең шәхси тупланмасында һ.б.да саклана.

Н.М.Сапожникованың Н.И.Фешин иҗат иткән портретлары Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Сан-Диего шәһәрендәге Сынлы сәнгать музеенда (АКШ) саклана.

Әдәбият

Тулузакова Г.П. Надежда Михайловна Сапожникова // Коллекционеры, меценанты, благотворители (Россия XVIII — XX вв.). СПб., 1996.

Ключевская Е.П. Надежда Сапожникова: личность и образ // Татарстан. 1997. № 3.

Автор – Г.П.Тулузакова