Биографиясе

1923 елның 3 ноябре, хәзер Казахстан Республикасының Тургай өлкәсе Кустанай шәһәре – 2018 елның 16 гыйнвары.

1954 елда Мәскәү читтән торып уку полиграфия институтын тәмамлый.

1946–1948 елларда Кустанайда сәнгать остаханәсе мөдире.

1948 елдан Ленинградта, СССР Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институтында (Пушкин Йорты) рәссам булып эшли, 1957–1962 елларда РСФСР Сәнгать фондындагы Ленинград бүлегендә музыка нәшриятының сәнгать мөхәррире, 1962–1964 елларда графика комитетының баш рәссамы була, 1965–1993 елларда В.И.Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесендә укыта.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Иҗаты

1960 елларның икенче яртысында Советлар Союзы Геройлары портретлары сериясен башкара.

Документаль һәм тарихи портрет жанрында эшли: карандаш белән натурадан һәм фоторәсемнәрдән карап ясый.

Аның модельләре – сәясәт эшлеклеләре, хәрбиләр, фән һәм мәдәният вәкилләре: «Бөек Ватан сугышы ветераны Д.А.Әминов» (1992), «Бөек Ватан сугышы ветераны С.А.Алекперов», «Профессор К.С.Тугеев» (икесе дә – 2005), «Л.Н.Гумилёв», «Җырчы А.Әсәдуллин», «Вице-адмирал М.Д.Искәндәров», «Музыкант Х.М.Ченәкәев», «Гарәп теле һәм әдәбияты белгече М.Х.Зарипова» (барысы да – 2006), «Биюче Р.Нуриев» (2007), «Академик И.Г.Ибраһимов» (2008), шулай ук «Ильфира» (рәссамның хатыны) (1990–2000), үз «Автопортрет»ы (2001).

Миккели шәһәре губернаторы чакыруы буенча, Х.Г.Сәетбаталлов 1993 елдан Финляндиядә яши. Фин хакимиятләре заказы буенча 1939–1940 елгы совет-фин сугышы геройлары (200 дән артык портрет Миккели шәһәре галереясында саклана), Финляндиянең хәрби җитәкчесе һәм президенты К.Маннергейм (1996), генерал У.Каркайнен (1998) һ.б.ның портретларын эшли. 2 мең карандаш рәсемнәре Финляндия музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана, аларның бер өлеше Х.Г.Сәетбаталловның 2000 елда Финляндиядә басылган «Сүзләр һәм портретлар белән Куухкуле турында. Бәйрәм китабы» исемле авторлык альбомына кертелгән.

2003–2009 елларда Х.Г.Сәетбаталлов Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, язучы, галим, артистлары портретлары галереясын тудыру максатында Казанга килә. Аның тарафыннан М.Шәймиев, Р.Миңнеханов, Ф.Мөхәммәтшин, Г.Сабирҗанов, М.Госманов, Ф.Галимуллин, И.Шакиров һ.б.ның, шулай ук үткәннәрнең күренекле шәхесләре – К.Фукс, Г.Тукай, С.Сәйдәшев, А.Ключарёв, Р.Яхин, Ф.Яруллин, К.Нәҗми, С.Хәким, М.Булатова һ.б.ның портретлары иҗат ителә.

Х.Г.Сәетбаталлов үзенең рәсемнәрен Фабриано маркалы агартылган целюлозадан эшләнгән чыдам Италия кәгазендә ясый. Аның график мирасына 5 меңнән артык рәсем керә.

Күргәзмәләре

Ленинградтагы шәһәр һәм өлкә күргәзмәләрендә (1960 елдан), Лейпцигтагы халыкара китап күргәзмәләрендә (ГДР, 1960) катнаша. Шәхси күргәзмәләре Корсунь-Шевченко (Украина, 1982–1983), Ленинград шәһәрләрендә һәм Ленинград өлкәсендә (1983–1985, 8 күргәзмә); Финляндиядә (1993–2001); Казанда (2004, 2006, 2012) уздырыла.

Х.Г.Сәетбаталловның әсәрләре 100 дән артык музейда, иң зур тупланмалары Хельсинкиның сынлы сәнгать музеенда, Финляндия шәһәрләре музейларында урын алган; 100 дән артык портреты Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеена бүләк ителгән. Х.Г.Сәетбаталлов һәм аның хатынының портретлары Финляндиянең Милли сәнгать музеенда урнаштырылган.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, Финляндиянең Почетлы Алтын тамгасы, Россия Федерациясенең Югары белем министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Петербургские татары в Великой Отечественной войне. СПб., 2005.

Учёные Татарского государственного гуманитарного университета. Казань, 2008.

Татарская община Санкт-Петербурга и Ленинградской области. Портретная галерея. СПб., 2008 (автордаш).

Әдәбият

Искусство оформления книги. Работы Ленинградских художников 1917–1964: Альбом. Л., 1966.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова