Биографиясе

1949 елның 24 феврале, Бөгелмә шәһәре – 2024 елның 13 феврале, Свияжск.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1968).

1972–1976 елларда СССР Рәссамнар берлегенең Үзәк укыту-тәҗрибә студиясендә Е.А.Розенблюм җитәкчелегендәге сәнәгать һәм бизәү сәнгате рәссамнарының югары курсларында укый.

1968–1969 елларда Әлмәт шәһәрендәге сәнгать мәктәбендә, 1970–1973 елларда Казан сәнгать училищесендә укыта. 1970–1993 елларда Татар сәнгать фондында эшли (бүленеп). 1981–1983 елларда Казан яшь тамашачылар театрының баш рәссамы.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1977). 1980 елдан – Мәскәүдә, 2000 еллар башыннан Свияжскта яши.

Сафиуллин Р.Т. Кышкы кояш. 1983

ДВП, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Сафиуллин Р.Т. Зөя. 1985

ДВП, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Р.Т.Сафиуллин иҗат юлын 1974 елда «17 төркеме»нә берләшкән проектлаучы-рәссамнар төркемендә (В.Бойко, Е.Голубцов, А.Леухин, В.Нестеренко һәм башкалар) башлый. 1970 елларда Казандагы «Наратлык» кафесы (1972), вузара ашханә (1976), «Бегемот» сыра бары (1977) интерьерларын бизи.

Дизайнчылар коллективы составында Кишинев шәһәрендәге Гамәли сәнгать һәм халык иҗаты музее комплексларын (1972), Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай Музей-комплексын (1974–1975), Мәскәүдә А.И.Герценның музей-фатирын, А.С.Пушкинның музей-йортын (1975–1976) проектлауда, Монголия Халык Республикасы төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан Улан-Батор шәһәрен бәйрәмчә бизәүдә (1974), Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданны һәм экстерьерларны төзекләндерүдә һәм бизәүдә (1977) катнаша.

2000 елларда яңадан интерьерлар дизайнына мөрәҗәгать итә, декоратив бизәү белән шөгыльләнә: кафе һәм рестораннар (Мәскәүдә – «Панчо Вилла», 2001); «Тапа де Комида», 2005; «На Большом Каретном», 2006; Парижда – «Восточный», 2006), экспозицияләр («Кавказ хатын-кызлары» күргәзмәләре – Мәскәү, Яңа Манеж, 2004, 2006; режиссер А.А.Тарковский иҗатына багышланган юбилей күргәзмәләре – Мәскәү, Кино йорты, 2002; Зур Манеж, 2002; Әдәбиятчыларның үзәк йорты, 2004; Милләтләр йорты, 2007) бизи.

С.В.Образцов исемендәге Курчак театрындагы «Куклы» рестораны (2002), А.А.Тарковский Тарихи-мәдәни музееның даими экспозициясе (Кострома өлкәсенең Кадый районы Завражье авылы, 2004) интерьеры авторы.

Театр рәссамы буларак, Р.Т.Сафиуллин Мәскәүдәге Ленин комсомолы исемендәге театрда У.Шекспирның «Гамлет» (1977); Казан яшь тамашачылар театрында Я.Корчакның «Король Матиуш I» (1979), А.Володинның «С любимыми не расставайтесь» (1980), У.Шекспирның «Сон в летнюю ночь» (1982) әсәрләре буенча куелган спектакльләргә, Татар опера һәм балет театрында С.Рахманиновның «Алеко» операсына (1983) декорацияләр ясый.

«Сталкер» фильмының рәссамы (1979, режиссер А.Тарковский), «Время жатвы» фильмының (2004, режиссер М.Разбежкина), «Гармонист» мультфильмының (2003, режиссер С.Быченко) куючы рәссамы; «Сон» фильмына эскизлар авторы (1980, «Әрмәнфильм» киностудиясе, режиссер А.Агаранян); А.Тарковскийның юбилей кичәсе өчен «Андрей» видеоклипы рәссамы (2004, Мәскәүдәге Әдәбиятчыларның үзәк йорты).

Р.Т.Сафиуллинның нәкышь һәм график хезмәтләре образлы метафоралар, шигъри күзаллаулар белән аерылып тора. Станлы нәкышьтә тематик картиналар һәм пейзажлар: «Ишекләр» (1989), «Ике көймә» (1990), «Көтү» триптихы (1991), «Зөя Апокалипсисы» (2001) серияләрен иҗат итә. «Тукай-Кырлай», «Яңа Кисекбаш» (1975–1976), «Зөя Апокалипсисы» (1987–1988) график картиналары һәм серияләре авторы.

Китап графикасы һәм полиграфия дизайны өлкәсендә Татарстан китап нәшриятында («Чуртан кушуы буенча» рус халык әкияте, 1978; И.Нефедовның «Әкият туган җирдә» – «Где рождается сказка», 1979; Җ.Дәрзамановның «Төнге әкият», 1980; В.Бәшировның «Дикобраз һәм корабль» – «Дикобраз и корабль», 1982), Мәскәү нәшриятларыннан «Молодая гвардия»дә (Р.Бохараевның «Кар торнасы», 1986), «Фортуна ЭЛ»дә («Кавказ хатын-кызлары» – «Женщины Кавказа», 2008) дөнья күргән китапларга иллюстрацияләр авторы буларак билгеле.

Сафиуллин Р.Т. А.Тарковскийның "Сон" фильмына декорация эскизы. 1979

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Сафиуллин Р.Т. "Любовь, джаз и черт" спектакленә декорация эскизы. 1982

ДВП, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1972 елдан), бөтенроссия – «Рәссамнар – 9 нчы бишьеллыкның яңа төзелешләренә» (Мәскәү, 1974), бөтенсоюз – СССР Рәссамнар берлегендәге Үзәк укыту-тәҗрибә студиясенең проектлау эшләре (Мәскәү, 1975), бөтентатар – «Татарт» (Санкт-Петербург–Казан, 1991); халыкара – «Шәһәр мохитен проектлау» (Венеция шәһәре, Италия, 1976), «Сталиннан Горбачевка кадәр» (Тампере шәһәре, Финляндия, 1989) биеннале-күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә уздырыла (1998, 2003, 2005).

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, А.А.Бахрушин исемендәге театр музеенда, Дәүләт әдәбият музеенда, Мәскәүдәге Кино музеенда; чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Сафиуллин Р.Т. "Татар сөлгесе" спектакленә пәрдә эскизы. 1981

ДВП, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Сафиуллин Р.Т. "Татар сөлгесе" спектакленә декорация эскизы. 1981

ДВП, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Уварова И. Пушкинская тропа // Декоративное искусство. 1976. №6.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Монументально-декоративное искусство Советской Татарии. Казань, 1984.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.

Автор – Г.Р.Фәйзрахманова