Биографиясе

1927 елның 26 июнедә Курган өлкәсенең Әлмән районы Туз авылында туган.

Дүшәнбе сәнгать училищесен тәмамлый (1958), В.И. Суриков исем. Мәскәү сәнгать институтында укый (1958–1962).

1962 елдан – Таҗикстан ССР Сәнгать фондында, 1969–1971 елларда ТАССР Сәнгать фондында эшли.

1971–1992 елларда Татарстан Сәнгать фондының Чаллы сәнгать-җитештерү участогында.

1996–2004 елларда Чаллы педагогика институтының сәнгать-графика факультетында укыта.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992).

Иҗаты

К.М.Сафиуллин Чаллы шәһәрендәге яңа төзелешләрнең һәм КамАЗ объектларының сәнгать бизәлешенә күп өлеш кертә; Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрендәге, шулай ук Казан, Дүшәнбе, Ташкенттагы байтак кына җәмәгать биналары экстерьер һәм интерьерларында урын алган әсәрләр авторы. Аның дивар композицияләре һәм паннолары смальта һәм керәч мозаика, темпера, майлы буяу һәм балавыз белән язылган нәкышь, гипска, агачка уеп, язып төшерелгән бизәк, пыялага ком сиптереп ясалган гравюра һ.б. техникаларда башкарылган.

Төп әсәрләре: Ташкентта торак йортлар фасадларындагы металл паннолар (Чиланзар микрорайоны, 1967), Дүшәнбе шәһәренең балалар бакчасы фасадындагы таҗик әкиятләре темаларына коры фреска (сыек пыяладан), Т.Шевченко исемендәге педагогика институты интерьерларындагы темпера нәкыше (1950–1960 еллар), Казан автовокзалы интерьерындагы «Татарстан юллары» коры фрескасы (1969–1970, рәссам В.К.Фёдоров белән бергә). Чаллы шәһәр башкарма комитеты утырышлар залы өчен коры фреска техникасында «Ленинизм байрагы» дигән дивар бизәге
(Х.М. Гыймазетдинов белән бергә), «Кама» рестораны залында таш һәм керәч мозаика (1972), 12 нче мәктәптә гипска уеп «Галәм һәм кеше» дивар паннолары (1973) һ.б.ны ясый.

К.М. Сафиуллин, республикада беренче булып, керәч плитә өслеген яндыру алымы белән бизәк төшерү техникасын үзләштерә, Чаллыдагы балалар бакчасының йөзү бассейнын (1975), Тукай районы «Татарстан» совхозы поселогының урта мәктәп бинасын («Минем Ватаным» һәм «Мәңгелек җир» паннолары), терлекчелек комплексы идарәсенең актлар залы интерьерларын (барысы да – 1976) бизи.

К.М. Сафиуллинның дивар композицияләренә татар халык сәнгате стилистикасына нигезләнгән ачык төсләр һәм образлы чишелешләр, шәрык миниатюралары традицияләрен үстерүче фәзаи төзелешләр, реалистик мәктәпнең сюжетлы-фигуралы нәкышь үзенчәлеге хас.

К.М. Сафиуллин станлы картиналар үсешенә өлеш кертә. Таҗикстанда 20 елдан артык эшләү нәтиҗәсендә ул зур күләмле картиналар галереясын, көньяк чикләрнең пейзажлар сериясен тудыра («Шәрык базары», 1957; «Дүшәнбе» этюдлар сериясе, 1959–1969; «Баш бала», «Чор-Мазак кышлагы», 1960 еллар).

Татарстанда К.М. Сафиуллин баштарак көнкүреш картиналары һәм портретлар – «КамАЗ төзүчеләр» (1972–1978), «КамАЗның металл коючылары» (1974), «Улыма. КамАЗга» (1975), «КАМАЗлар Чор-Мазак үткелендә» (1975–1978), «Е.Н.Батенчук портреты» (1982) сериясен иҗат итә.

1990 еллардан милли темага мөрәҗәгать итә, тарихи жанрда эшли (аерым алганда, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы турындагы картиналары); кайбер әсәрләрен катнаш техникада фанерада башкара – XIV йөз шагыйре Мөхәммәдъяр портреты (1998) һ.б. Татар мәдәнияте эшлеклеләре С.Җ. Сәйдәшев, Ф.Ә.Бәйрәмова (икесе дә – 1997), Советлар Союзы Геройлары Н.Я.Якупов, И.М.Маннанов (икесе дә – 1995) портретлары авторы. Графика өлкәсендә К.М. Сафиуллин карандаш рәсемнәре («Айни», 1951–1962; «Хатыным портреты», 1974; «Иске Чаллы» сериясе, 1975–1978), линогравюралар («Чишмәдән кайтканда», 1958–1959; «Тау миражы», 1958), плакатлар һ.б.ны иҗат итә.

Күргәзмәләре

Республика – Дүшәнбе (1959 елдан), Казан һәм Чаллы (1972 елдан), «Совет Татарстаны» (Ленинград, 1972), зона – «Зур Идел» (Волгоград, 1967), төбәк – «Алтын Урда» (Казан, 1993) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Чаллыда (1997, 2003, 2007), Уфада (1999) уздырыла.

Әсәрләре Дәүләт Тарих музеенда (Мәскәү), ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, К.Бәхзадә исем. Дәүләт берләштерелгән тарих-туган якны өйрәнү һәм сынлы сәнгать музеенда (Дүшәнбе), Чаллы шәһәре Картиналар галереясында, шәхси тупланмаларда саклана.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Хөрмәтова Н. Хыял кошы // Аргамак. 1994. № 10.

Вәлиева-Сөләйманова Г.Ф. Монументально-декоративное искусство Советской Татарии. Казань, 1984.

Султанова Р.Р. Искусство новых городов Татарстана. Казань, 2001.

Автор – Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова