Биографиясе

1922 елның 8 августы, Минзәлә кантоны Иске Кормаш авылы – 1975 елның 6 августы, Украина ССР, Харьков шәһәре.

1938 елда Казан сәнгать училищесенә укырга керә.

1941–1945 елларда Совет Армиясендә, Бөек Ватан сугышында катнаша.

1953 елда Харьков сәнгать институтын тәмамлый.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1960).

Иҗаты

Ә.Г.Сәфәргалин – нәкышь сәнгатендә совет реалистик мәктәбенең күренекле вәкиле, сюжетлы-тематик картиналар иҗат иткән иң зур осталарның берсе. Аның әсәрләренә образларның монументальлеге, күтәренкелеге, лирик романтика хас. Аның сугышка («Шәфкать туташы», 1965; «Язгы сулар», 1971), авыл кешеләренең көндәлек хезмәтенә («Икмәкләр өлгерде» диплом эше, 1953; «Хат», 1957; «Уңыш», 1962; «Май яңгыры», 1967; «Хезмәт семестры», 1968; «Сыер савучылар», 1971) багышланып масштаблы цикл тудырган жанрлы картина, этюдлары һәм график рәсемнәре киң таныла. Персонажлары — С. тарафыннан гомумиләштерелгән образларда әхлак һәм рух чисталыгы белән гәүдәләндерелгән Харьков тирәсе авыллары халкы («Дуңгыз караучылар», 1963; «Ахирәтләр», 1966; «Кое янында», 1967).

Пейзажларда һәм пейзажлы фоннарда тәкъдим ителгән пленэр нәкышь махсус яктылык – һава мохитен, яктылык һәм кояш юмартлыгын тудырган иҗат фактурасы белән аерылып тора («Көймә», 1963; «Урман паркы», 1973; «Югары вольтлы линия (Шебелинка)», 1975). 1970 еллар картиналарында хезмәт темасы белән бергә авыл кешеләренең көндәлек тормышы да чагыла («Егетләр», «Туй» – икесе дә 1970; «Таганнар», 1974).

Ә.Г.Сәфәргалин иҗатында портрет жанры рухи кичерешләр һәм нечкә лиризм белән сугарылган хатын-кыз образларында ачыла («Рәссам хатыны Е.И.Шевченко-Соханева портреты», 1956; «Студентлар язы», 1961; «Буйлы блузка кигән кыз портреты», 1969 һ.б.). Күп кенә картиналарга этюд һәм эскизлары камил портрет («Кызыл киемле хатын», 1969; «Ак яулыклы кыз», 1971) яки пейзаж («Кое», 1967; «Көмеш тирәкләр», 1972) булып кабул ителә.

Ә.Г.Сәфәргалинның станлы графикасы еш кына нәкышь картиналарына өстәп карандаш, күмер белән ясалган күпсанлы рәсемнәрендә тәкъдим ителә («Автомат тоткан кыз», 1965; «Кыз бала башы», 1971).

Күргәзмәләре

Республика – «Совет Украинасы» (Мәскәү, Киев, 1960), бөтенсоюз – «Октябрьнең 40 еллыгы» (Мәскәү, 1957), «Тынычлык сагында» (Мәскәү, 1965), «Хезмәткә дан» (Мәскәү, 1976) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Харьковта уздырыла: 1954, 1977 (вафатыннан соң).

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Киев), Львов шәһәренең Украина сәнгате музеенда, Харьков, Донецк, Запорожье, Севастополь һ.б. сәнгать музейларында, шулай ук Ә.Сәфәргалин гаиләсенең шәхси тупланмасында саклана.

Әдәбият

Заслуженный деятель искусств УССР Асхат Сафаргалин: Каталог выставки. Хар., 1977.

Чернова М. Щедрiсть серця художника // Мiстецтво. 1967. № 3; Словник художникiв Украiни. Киев, 1973.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова