Биографиясе

1927 елның 22 октябре, Самара шәһәре – 2018 елның 13 апреле, Казан.

Куйбышев һөнәри-сәнгать училищесен (1948 ел), Баку сәнгать училищесен (1954 ел), СССР Сәнгать академиясенең И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый (1960 ел, М.К.Аникушин остаханәсе).

1960 елдан – Казанда, Казан сәнгать училищесендә укыта (1973–1974 гг.), 1970–1980 елларда Татарстан Республикасы сәнгать фондында эшли.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1976 ел).

Иҗаты

Станлы һәм монументаль скульптура өлкәсендә әйдәп баручы осталарның берсе, героик-тарихи портрет жанрында эшли («Эшче», 1961 ел; «С.Сәйдәшев», 1961–1973 еллар, Р.Нигъмәтуллина белән автордаш; «Крестьян мәсьәләсе», 1963 ел.; «Муса Җәлил», 1973 ел, 1975 ел; «Ленин», 1973 ел; «Антон Петров», 1975 ел; «С.Рахманинов», 1978 ел; «Ф.Шаляпин», 1979 ел; «Рәссам И.Шишкин», 1979 ел; «Ф.Э.Дзержинский», 1985 ел).

Казандагы һәйкәлләр һәм бюстлар: Г.Камал (1959 ел), Г.Ибраһимов (1968 ел), А.В.Вишневский (1969 ел), М.Вахитов (1979 ел), Н.Г.Рахлин (1985 ел), Дәрвишләр бистәсендәге «Беренче юл яручыларга» (1989 ел); Татарстан Республикасының шәһәр һәм авылларында: Антоновка авылында – А.Петров (1986 ел), Күн авылында – Советлар Союзы герое П.М.Гаврилов (1980 ел), Лениногорск шәһәрендә – В.Н.Шашин (1983 ел), Алабуга шәһәрендә – И.И.Шишкин (1991 ел), Болгар шәһәрендә – И.А.Нагаев (1991 ел) һәм Г.А.Шаронов (2005 ел); Актаныш авылында (1967–1968 еллар), Болгар шәһәрендә (1990 ел), Лениногорск шәһәрендә (1998–2002 еллар) «Батырлар аллеялары»; хатыны Р.Нигъмәтуллина һәм кызлары И.Рогожина һәм М.Нигъмәтуллина белән берлектә Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы өчен композиторларның бюстлары һәм барельефлары сериясе (1995 ел) авторы.

Мәрмәр, гранит, бронза, чүкеп ясалган бакыр, агач һәм гипс белән эшли.

Әсәрләре монументальлеге һәм образларның җанлылыгы, сәнгати сурәтнең төгәл һәм аңлаешлы булуы белән аерылып тора.

Күргәзмәләре

Республика (1960 елдан); төбәк («Зур Идел», 1964 ел, 1974 ел, 1980 ел); бөтенроссия (Бөек Җиңүнең 30 еллыгына, Волгоград, 1975 ел) күргәзмәләрендә катнаша.

Беренче төркемле гаилә күргәзмәсе 1994 елда Казанда уздырыла.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казанда А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Ленино-Кокушкино авылындагы Ленин музей-йортында, Алабуга шәһәрендә И.И.Шишкин музей-йортында, Әлмәттәге картиналар галереясында, Әстерхандагы Б.М.Кустодиев исемендәге картиналар галереясында һ.б. саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Хисамова Д.Д. Рада Нигматуллина. Казань, 2005.