Биографиясе

1929 елның 5 октябре, Казан – 2018 елның 1 октябре, шунда ук.

Казан сәнгать училищесен (1949), Латвия ССР Сәнгать академиясенең (Рига) Я.Тильберг җитәкләгән станлы нәкышь бүлеген тәмамлый (1955).

1956–1967 елларда Казан сәнгать училищесендә укыта. 1967–2010 елларда Казан архитектура-төзелеш университетында.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1964).

Рәфыйков И.В. Кызлар. 1963

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Рәфыйков И.В. Кунакка. 1963–1964

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

И.В.Рәфыйков – 1960 еллар буынының әйдәп баручы осталарыннан берсе, хәзерге заман татар нәкышь мәктәбенең үсешенә булышлык итә. Реалистик сәнгать юнәлешендә уңышлы эшли, аны милли стилистика, республика тормышыннан һәм аның үткәненнән образлар һәм сюжетлар белән баета.

Аерым әсәрләре («Нефтьче кыз портреты», 1959; «Кунакка», 1964; «Кызлар», 1964; «Җәлилчеләр», 1968; «Муса Җәлил», 1975) илебез сынлы сәнгатенең классик әсәрләреннән, алар совет һәм Россия нәкышь тарихына караган хезмәтләрдә репродукцияләнә.

Портрет остасы буларак, Рәфыйков күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләре, нефтьчеләр, төзүчеләр, спортчылар образлары галереясын тудыра («Гөлсем Болгарская», «М.Рахманкулова», икесе дә – 1957; «Җ.Фәйзи», 1959; «Авыл советы рәисе И.Мотыйгуллина», 1962; «Юл төзүчеләр», 1970; «Рапирачылар – Олимпия уеннары чемпионнары», 1978; «Г.Тукай», 1985; «Н.Даутов», «Автопортрет», икесе дә – 2003; «Таң йолдызы», 2004).

Татар авылына багышланган картиналарында авыл кешеләренең истә калырлык образларын иҗат итә, крәстиян көнкүрешенең колоритлы мохитен сурәтли («Сыер савучылар», 1982; «Ана хәсрәте», 1984; «И, туган тел!», 1988; «Игеннәр өлгерде», 1999).

И.В.Рәфыйков иҗатында индустриаль пейзаж («Яңа төзелешләр», 1970; «Нефть вышкалары», 1972; «Идел өстендә краннар» 1979) һәм табигать күренешләре (Идел һәм Кама, төрле ел фасылларында Идел буе табигате, авыл күренешләре: «Иске пристань», 1957; «Кама ярлары», 1963; «Алтын көз», 1980; «Туган авыл», 1989), юл этюдлары һәм картиналары (1969) әһәмиятле урын били. Натюрмортлар авторы.

1990 елларда татар тарихы темасын яктырта, ханбикәләр образларын иҗат итә («Болгар ханбикәсе», 1994; «Сөембикә тәхеттә», 1998; «Сөембикә-ханбикә», 1999). Казан һәм аның тирә-юнен, мәчетләр архитектурасын сурәтли («Болгар. Кече манара», «Кыш көне Әҗем мәчете күренеше», икесе дә – 1993; «Кремль һәм Кол Шәриф мәчете», 2004).

Рәфыйков И.В. Бакчалар чәчәктә. ХХ йөзнең икенче яртысы

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1957 елдан); зона – «Зур Идел» (1958 елдан); бөтенроссия – Бөек Октябрь революциясенең 40 еллыгына (Мәскәү, 1957), «РСФСРның 16 автономияле республикасы» (Мәскәү, 1971); бөтенсоюз – «60 батырлык елы» (Мәскәү, 1978), «Туган илнең зәңгәр юллары», 1979); халыкара – «Спорт – тынычлык илчесе» (Мәскәү, 1980), «ГДР совет рәссамнары күзлегеннән» (Берлин, 1970); Казанның 1000 еллыгына багышланган (Мәскәү һәм Санкт-Петербург, 2005) күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1979, 1999, 2002, 2003, 2009, 2014), Әлмәттә (1980) уздырыла.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Хәзерге заман сәнгате музеенда (Берлин), Татар академия театрында, Татар опера һәм балет театрында, Әлмәттәге картиналар галереясында, «NotaBene» шәхси галереясында (Мәскәү), чит илләрдәге шәхси тупланмаларда (Япония, Голландия, АКШ) саклана.

Бүләкләре

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2002).

Рәфыйков И.В. Автопортрет. 2003

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләре

Жизнь, прожитая в искусстве. Казань, 2005.

Әдәбият

Вәлиева-Сөләйманова Г. Иҗатка багышланган тормыш // Казан утлары. 1999. № 11.

Шаһиева Р. Ана-ватан, җан-ватан җырчысы // Сөембикә. 2002. №3.

Искандер Рафиков: Родина. Человек. Героизм. Казань, 1995.

Горник Г. Художник И.Рафиков // Казань. 1999. №10.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова