Биографиясе

1887 елның 11 сентябре, Рязань губерниясе, Зарайск өязе Ходяйново авылы – 1967 елның 12 феврале, Мәскәү өлкәсе Хотьково шәһәре.

Зарайск руханилар училищесендә, Рязань руханилар семинариясендә укый. 1905 елда Мәскәүдә Большаков студиясендә нәкышь дәресләре ала.

1906–1931 елларда – Казанда (бүленеп). 1911 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1912–1923 елларда Казан сәнгать мәктәбендә сәнгать тарихын укыта. 1918–1922 елларда ТАССР Халык Мәгарифе комиссариатында сынлы сәнгать бүлеге инструкторы һәм мөдире була, Казанда Беренче түләүсез картиналар күргәзмәсен оештыра.

АХРРны оештыручылардан һәм әгъзаларыннан берсе (1922), ТатАХРРның беренче рәисе (1923). Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәте әгъзасы һәм рәисе (1914; И.Е.Репин һәм В.Д.Поленов тәкъдимнәре буенча кабул ителә). Рәссамнар берлеге әгъзасы (1933).

Радимов П.А. Кыз бала портреты. 1910

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

П.А.Радимов Казан һәм Идел буе шәһәрләренең сәнгать тормышына лаеклы өлеш кертә. 1922 елда Мәскәү өлкәсенә барып урнаша. Ил буйлап иҗади сәфәргә чыга: Төркмәнстанда, Белоруссиядә, Үзбәкстанда, Чувашиядә була. А.В.Луначарский, М.В.Фрунзе, С.М.Буденный, К.Е.Ворошилов портретларын иҗат итә. Нәкышь өлкәсендә соңгы чор «күчмәлек» традицияләре юнәлешен яклый.

1910–1920 елларда П.А.Радимов иҗатында халык образлары, бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре темасы өстенлек итә; әсәрләре көнкүрештәге этнографик детальләрнең ачык, бай колоритлы төгәл күчермәсе буларак аерылып торалар: «Мичкә ясаучы», «Казан янындагы Кокушкино авылы», «Өйдә», «Эстәрлетамак янындагы Башкорт иле» (барысы да – 1910 елларда).

Казан чорында – «Кечкенә ишегалды» (1919), «Татар ишегалды» (1920) пейзажлары, «Кое янында», «Татар малае», «Көтүче татар» (1922–1927), «Татар авылы» (1915), «Чыптага төренгән кешеләр» (1922–1927) жанрлы картиналары языла.

П.А.Радимов – совет тематик картиналар жанрына нигез салучыларның берсе, сәяси тормыш, Гражданнар сугышы, Идел буендагы ачлык, ТАССРда һәм Мари автономияле округында колхозлар, фабрикалар оештыру темаларына әсәрләр иҗат итә: «Коминтернның II конгрессында Троцкийның чыгышы», «Коминтернның соңгы конгрессында В.И.Ленинның чыгышы» (икесе дә – 1927), «Хоровод» картинасына Казан янындагы Щербаковка авылында язылган этюдлар (1928).

1930 еллардан башлап, Урта Азиягә, Россиянең Урта полосасына, Мәскәү өлкәсенә багышланган пейзажлар циклын иҗат итә: «Абрамцево» (1932), «Аннаудагы мәчет» (1934), «Хива дәрвише», «Фирүзәдә таң ата» (икесе дә – 1935), «Троица-Сергий лаврасы» (1944), «Ясная Полянадагы Волконский йорты» (1952) һәм башкалар.

1912 елда П.А.Радимов шагыйрь буларак чыгыш ясый; аның шигъри таланты А.М.Горький, В.Я.Брюсов, Н.С.Гумилев тарафыннан билгеләп үтелә. П.А.Радимов шигъриятендә Россия авылы, пейзаж лирикасы өстенлек итә («Болын аятьләре», 1912; «Җир чапаны», 1914 һәм башка җыентыклар).

П.А.Радимов портретларын Н.И.Фешин, Л.Пузовкин ясый.

Радимов П.А. Урман аланы. ХХ йөзнең беренче яртысы

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Казан рәссамнары (1908 елдан), Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәте (1912 елдан), АХРР (1922 елдан), совет сәнгатенең чит илләрдәге (Венеция, Лондон, Берлин, Мюнхен, Кельн, Стокгольм, Нью-Йорк шәһәрләре) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1933 һәм 1962 елда уздырыла (Мәскәү).

Радимов П.А. Язгы этюд. 1912

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

П.А.Радимовның әсәрләре Третьяков галереясендә, Рус музеенда, Россия Сәнгать академиясе музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Чуаш сәнгать музеенда, Луганск сәнгать музеенда (Украина), шәхси тупланмаларда саклана.

Радимов П.А. Тыкрык. 1912

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Хезмәтләре

Старик и липа, или Отчего по свету пошли медведи: Вотская сказка. Казань, 1922.

Телега. М., 1926.

Ливень: стихи и пейзажи. М., 1962.

О родном и близком. М., 1973.

Әдәбият

Перельман В.Н. Живопись П.А.Радимова. М., 1926.

Глинкин М.Д. П.А.Радимов. М., 1960.

Ключевская Е.П. Изящные искусства в Казанском университете. Казань, 2008.

Автор – Е.П.Ключевская