Биографиясе

1948 елның 22 сентябре, Чиләбе – 2024 елның 6 ноябре, Казан.

Свердловск сәнгать училищесының педагогика бүлеген (1969), Россия театр сәнгате институты каршындагы югары режиссерлык курсларын (ГИТИС, җитәкчесе – СССР ның халык рәссамы А.П.Васильев, 1973) тәмамлый.

1973 елдан Россиянең төрле театрларында рәссам-куючы һәм баш рәссам: Чиләбе, Новокузнецк, Куйбышев, Ярославль (1978–1983), Чита (1984–1987), Ростов- Дон (1986–1997).

1997–2024 елларда – В.И.Качалов исемендәге Казан Зур рус драма академия театры баш рәссамы.

А.М.Патраков 120 дән артык спектакльне бизи. Россия һәм Татарстанның халык артисты, режиссер А.Я.Славутский белән тыгыз иҗади элемтәдә эшли, аның спктакльләрендә автор куючы була. А.М.Патраков бизәлешендә сәнгатьлелек, конструктивлык, метафоралык, көнкүреш нечкәлекләренең танылуы табигый яраша.

А.М.Патраков шулай ук театр киемнәре остасы. Ул булдырган, югары стилистика, файдаланылган материалларның фантастик байлыгы буенча камилләшкән киемнәр үзләре үк сәнгать әсәрләре булып тора.

Үзенчәлекле график-плакатчы А.М.Патраков үзенең һәрбер спектакленә, аның бөтен сәнгати төзелешен төгәлли торган, кечкенә программалар һәм афиша-плакатлар эшли.

В.И.Качалов исемендәге Казан Зур рус драма академия театры (режиссеры А.Я.Славутский) сәхнәсендәге төп спектакльләр:

  • М.Зощенко "Горько!.."
  • Н.В.Гоголь "Ревизор"
  • Ж.-Б.Мольер "Плутни Скапена"
  • А.Н.Островский "Банкрот"
  • М.А.Булгаков "Роковые яйца"
  • Д.Бок, Д.Стайн "Скрипач на крыше"
  • М.Твен "Приключения Тома Сойера"
  • А.С.Пушкин "Пиковая дама"
  • А.Вампилов "Провинциальные анекдоты"
  • Б.Брехт, К.Вайль "Трехгрошовая опера"
  • А.Кристи "Тайна дома Вернье"
  • И.Квирикадзе "Американская шлюха"
  • А.П.Чехов "Вишневый сад"
  • Ф.Дюрренматт "Визит дамы"

Күргәзмәләре

Бөтенроссия, бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша: Театр, кино һәм телевидение рәссамнары (Рига, 1972), Уралның театр рәссамнары (Мәскәү, 1978), Россиянең театр рәссамнары (Хельсинки, 1983), Россиянең театр рәссамнары (Прага, 1984), Театр, кино һәм телевидение рәссамнарының бөтенроссия күргәзмәсе (Казан, 1985), Театр, кино һәм телевидение рәссамнары әсәрләренең  бөтенсоюз күргәзмәсе (Мәскәү, 1987).

М.Горький исемендәге Әдәбият музеенда (2001), В.И.Качалов исемендәге Казан Зур рус драма академия театры фойе-атриумында (2008, Казан) шәхси күргәзмәләре уза.

Бүләкләре

"Волга театральная" фестивалендә "Безумный день, или Женитьба фигаро" спектакле өчен "Иң яхшы сценография" номинациясендә җиңүче (2017).

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2000).