Биографиясе

1925 елның 4 сентябре, Уфа шәһәре – 1986 елның 23 августы, шунда ук.

Уфа сәнгать училищесен (1950), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый (1956).

1958 елдан Уфа сәнгать училищесендә, бер үк вакытта, 1958–1972 елларда, Уфа сәнгать институтында кафедра мөдире.

Талантлы татар һәм башкорт нәкышьчеләре плеядасын тәрбияли (Н.Г.Байбурин, Н.С.Лотфуллин, Р.Р.Кадыйров, В.М.Ханнанов, Р.З.Харисов һәм башкалар).

БАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1958), 1960–1965 һәм 1971–1980 елларда идарә рәисе. 1976 елдан РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы.

1975–1979 елларда БАССР Югары Совет депутаты.

Нурмөхәммәтов Р.М. Далада кичке шәфәкъ. 1962

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Р.Нурмөхәммәтов – БАССРның сынлы сәнгать үсешенә зур йогынты ясаган рәссам, жанрлы һәм нәкышьле портретлар остасы. Аның әсәрләре совет сынлы сәнгатенең классикасына әверелә, илнең зур музейлары, китап сәнгате басмалары тупланмасына кертелә.

Р.Нурмөхәммәтов үзенең иҗат юлын 1950 еллар уртасында, соцреализм сәнгатенең «кырыс стиле» үсеш алган һәм аның эзеннән килүче «лирик-романтик» агымнары чорында башлый, нәкышькә яңа тормышчан рух күтәренкелеге, хезмәт романтикасы, образларның тирән психологик холкын һәм динамик ритмнар алып килә.

Р.Нурмөхәммәтов – шулай ук Башкортстанда яшәүче беренче татар рәссамы К.С.Дәүләткилдиев башлаган традицияләрне дәвам иттерүче дә, аның картиналарында милли образлар, тематика, колорит зур урын алып тора.

1971–1974 елларда ул Төмән өлкәсенең төньягында иҗади сәфәрдә була, Төньякта эшләүче нефтьчеләргә багышланган картиналар циклы иҗат итә; Финляндия (1976), Алжир (1977), Таулы Алтайда (1983) иҗади командировкаларда булып кайта, тәэсирләрен пейзажларга һәм портретларга төшерә.

Совет бишьеллыкларын тормышка ашыручы нефтьчеләр, геологлар, авыл хезмәтчәннәре, мәдәният һәм фән эшлеклеләренең фидакарь хезмәтенә мәдхия җырлаган зур масштаблы станлы тематик картиналар авторы. Аларның якты һәм истә калырлык образларын Р.Нурмөхәммәтов үзенең бай портретлар галереясында гәүдәләндерә.

Төп әсәрләре: «РСФСРның атказанган артисткасы Бану Вәлиева» (1952), «Сәгыйт Агиш портреты» (1953), «СССРның халык артисты З.Насретдинова портреты» (1955), «Бораулаучы Гафур» (1962), «Шәригать корбаннары» (1963–1969), «Сынчы Мансур Якубов портреты» (1967), «Игенче портреты» (1973), «Төньяк тормышы» триптихы (1973–1974), «Төньякка юл салучылар» (1974), «БАССРның халык шагыйре Мостай Кәрим» (1974), «Димдә ташу вакыты» (1979), «РСФСРның халык артисты Э.Куватова» (1981) һәм башкалар.

Күргәзмәләре

Республика (1947 елдан), зона («Социалистик Урал», 1964–1991, 1986 елдан – вафатыннан соң), бөтенроссия («РСФСР рәссамнары», Мәскәү, 1952; «Совет Россиясе», Мәскәү, 1960, 1967; «Туган ил буйлап», Мәскәү, 1981), бөтенсоюз (Бөек Октябрьнең 50 еллыгына багышланган, Мәскәү, 1967; В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган, Мәскәү, 1970; «СССР – безнең Ватаныбыз», Мәскәү, 1973), халыкара («Совет сәнгате», «Улан-Батор», Монголия, 1970; Галле шәһәрендә БАССР рәссамнары әсәрләре, ГДР, 1975) күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Севастополь шәһәрендә (1975), Уфада һәм Алма-Атада (1975), Казанда һәм Ленинградта (1976) уза.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре М.В.Нестеров исемендәге Башкортстан Сынлы сәнгать музеенда саклана.

Бүләкләре

Республиканың С.Юлаев исемендәге бүләге лауреаты (1969). «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Голованов Н.Р. Рашид Мухаметбареевич Нурмухаметов. Л., 1972.

Бодрова Э. Рашит Нурмухаметов. Уфа, 1976.

Рашит Нурмухаметов: живопись. Уфа, 1986.

Байбурин Н. Сияющий человек // «ВХ». Уфа, 2005. № 2.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова