Биографиясе

1900 елның 11 июле, Саратов шәһәре – 1974 елның 23 ноябре.

Саратовта Боголюбовск рәсем училищесен (1918) һәм Югары Ирекле-дәүләт сәнгать остаханәләрен (1920) тәмамлый. 1918–1919 елларда ВХУТЕМАСта (П.П.Кончаловский, И.И.Машков остаханәләре) укый.

Иҗат эшчәнлеген 1920 елда Кавказ фронтының сәяси бүлеге каршында рәссам-монументалист буларак башлый, агитация поездларын бизи, Грозный, Махачкала, Нахичевань һәм башка шәһәрләрдәге вокзал интерьерларында революцион темаларга дивар композицияләре иҗат итә.

1921 елда Ерак Көнчыгыш Республикасындагы театр бүлегенең күчмә театрында рәссам булып эшли башлый, 1922–1937 елларда – Саратов, Әстерхан, Краснодар, Ашхабад, Владикавказ театрларында. 1937 елдан – Казан Зур драма театрында рәссам, 1939–1965 елларда баш рәссам.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1952).

Никитин В.С. Пароход. 1958

"В лесах" спектакленә декорация эскизы. Кәгазь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

П.П.Беньков һәм П.Т.Сперанский белән беррәттән, Татарстанда театр бизәлеше сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Театрда сәхнәгә кую һәм оештыру принципларын төзи, сәхнә технологиясенә зур игътибар бирә. 200 дән артык драматик һәм опера спектакльләренә, шул исәптән Казан театрлары сәхнәләрендә куелган 120 спектакльгә декорацияләр иҗат итә.

1920 елларда В.Никитин иҗатында конструктивизм йогынтысы сизелә, 1930 елдан декорацияләр бизәлешендә күбрәк нәкышьле чишелешләр куллана башлый. Тарихи интерьерлар белгече буларак, А.К.Толстойның «Царь Федор Иоаннович» (1940, 1955), В.А.Соловьевның «Фельдмаршал Кутузов» (1941), А.Н.Толстойның «Иван Грозный» (1945) һәм «Хождение по мукам» (1947, шул исемендәге романы буенча), А.Н.Островскийның «Воевода», А.И.Степанов, И.Ф.Поповның «Порт-Артур» (икесе дә – 1953), П.И.Мельников-Печерский романы буенча «В лесах» (1958) кебек монументаль спектакльләргә декорацияләр ясый.

Пейзаж остасы буларак, В.Никитин хәрәкәт атмосферасы тудыру өчен табигать мотивларыннан файдалана. И.С.Тургенев романы буенча «Дворянское гнездо» (1941, 1944), И.А.Гончаровның «Обрыв» (1948), А.П.Чеховның « Три сестры» (1951), Я.Райнисның «Вей, ветерок!» (1951), А.П.Чеховның «Вишневый сад» (1960) әсәрләре буенча куелган спектакльләрне бизи (алар театр бизәлеше сәнгатенең күренекле әсәрләре булып танылалар).

Н.Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» (1950), М.Н.Елизарованың «Юность Буревестника» (1955), М.Горькийның «Старик» (1956), Л.Н.Толстойның «Власть тьмы» (1959), Д.Н.Мамин-Сибирякның «На золотом дне» (1970) исемле әсәрләре буенча сәхнәләштерелеп, В.Никитин тарафыннан бизәлгән спектакльләргә тарихи һәм көнкүреш чынлыгы, драматургия материалына тирәнтен үтеп керә белү хас.

Шулай ук Татар академия театры, Казан яшь тамашачылар театрының күп кенә спектакльләрен бизи, Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетына (1941, куелмый кала) костюм эскизлары ясый.

Казандагы сәнгать һәм театр училищеләрендә укыта, сәхнә әзерләү технологиясенә зур игътибар бирә.

Никитин В.С. "Юность Буревестника" спектакленә декорация эскизы. 1955

Кәгазь, акварель, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Берничә тапкыр сәнгать күргәзмәләрендә, шул исәптән бөтенроссия һәм зона күргәзмәләрендә катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре А.А.Бахрушин исемендәге Театр музеенда (Мәскәү), Рига театр һәм музыка сәнгате музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Казан Зур драма театры каршындагы Театр музеенда саклана.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Никитин В.С. "Тартюф" спектакленә костюм эскизлары. 1950–1960 еллар

Кәгазь, гуашь, карандаш. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Благов Ю. Казанский сын саратовского цехового. Казань, 2000.

Театральная энциклопедия. М., 1965.

Русский драматический театр: энциклопедия. М., 2001.

Автор – Ю.А.Благов