Биографиясе

1909 елның 1 сентябре, хәзер Семипалатинск өлкәсенең Усть-Каменогорск шәһәре — 1989 ел, Алма-Ата.

Сәнгать-сәнәгать техникумын (Омск шәһәре, 1930), Мәскәү сынлы сәнгать институтының квалификация күтәрү курсларында А.В.Лентулов һәм Б.В.Иогансонда театр рәссамнары бүлеген тәмамлый (1939).

1933 елдан Алма-Атада, Казакъстан Тарих музее рәссамы (1933–1941), бер үк вакытта Пионерлар йорты укытучысы (1933–1936).

Уйгур театрының баш рәссамы (1939–1940), «Аршын мал алан» һәм «Манан» спектакльләрендә декорацияләр эскизлары авторы (1940).

1941–1953 елларда Алма-Ата киностудиясе рәссамы, «Сугышчы улы» («Сын бойца»), «Авыл кызы» («Девушка из аула») һ.б. фильмнарның куючы-рәссамы.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1939).

Казакъстан Рәссамнар берлеген оештыручыларның берсе.

Иҗаты

Реалистик юнәлештә эшли («Турксиб», 1928; «Алмагачлар чәчәктә», 1961; «Балхаш», 1967; «Чик сакчысы байрак янында», 1969; «Казакъстан ССРның халык артисты Бадыров», 1973).

ФАнең Геология музее фасадындагы яшмадан уеп ясалган Казакъстан ССР гербы авторы.

Казакъстан рәссамнары хезмәтләренең 1 нче Күчмә күргәзмәсендә (Семипалатинск–Петропавловск–Кызыл-Орда, 1928), Казакъстан ССР рәссамнары әсәрләренең 1 нче күргәзмәсендә (Мәскәү, 1944), Казакъстан рәссамнарының ел саен уздырылучы республика күргәзмәләрендә катнаша.

Әсәрләре Алма-Ата Картиналар галереясында саклана.

Медальләр, Казакъстан ССР ЮСның Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Нурмухаммедов Н.Б. Искусство Казахстана. М., 1970.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова