Биографиясе

1922 елның 28 гыйнвары, Әстерхан шәһәре — 2002 елның 11 декабре, Казан.

Казан сәнгать училищесен тәмамлаганнан соң (1950), Татар опера һәм балет театрында эшли, баш рәссам (1964–1982).

Бөтенроссия театр җәмгыяте әгъзасы (1950).

Иҗаты

slide

Ә.Х.Нагаев. Х. Вәлиуллинның «Самат» операсына декорация эскизы. 1957 ел

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда

slide

Ә.Х.Нагаев. Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсына декорация эскизы. 1979 ел

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда

slide

Ә.Х.Нагаев. К.Караевның «Яшен сукмагыннан» балетына декорация эскизы. 1959 ел

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда

1 / 3

150 дән артык спектакль, шул исәптән П.Чайковскийның «Иоланта» (1952), Н.Җиһановның «Җәлил» (1956), Х.Вәлиуллинның «Самат» (1957), Дж.Вердиның «Травиата» (1958), Р.Леонкаваллоның «Паяцы» (1962), Х.Вәлиуллинның «Дим буенда» (1965), Дж. Вердиның «Аида» (1967), М.Глинканың «Иван Сусанин» (1968), Н.Җиһановның «Алтынчәч» (1979) операларын; А.Ключарёвның «Тау әкияте» (1959), К.Караевның «Яшен сукмагыннан» («Тропою грома», 1959), З.Хәбибуллинның «Раушан» (1960), Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетларын (1968) һ.б.ны бизи. Татар академия театрында уйналган А.Шамовның «Рәүфә» (1958), М.Кәримнең «Кыз урлау» (1958, 1966) һ.б. спектакльләргә декорация эскизларын әзерли.

Нагаев иҗат иткән декорацияләргә образны монументлаштыру, татар милли сәнгате традицияләренә, фольклорына мөрәҗәгать итү, сәнгатьле-ачык палитра байлыгы хас.

Мәскәүдә узган Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында (1957), «РСФСРның 16 автономияле республикасы» (Мәскәү, 1971), «Совет Татарстаны» (Ленинград, 1972), «Татарстанның театр рәссамнары Мәскәүдә» (1976–77), «Татарстан рәссамнары Уфада» (1976) күргәзмәләрендә катнаша. Хезмәтләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт картиналар галереясында саклана.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.