Эчтәлек

XIX йөз уртасында — XX йөз башында яши.

Казанда эшли.

Казан университеты басмаханәсендә басылган аклы-каралы литографик шәмаилләр авторы («Мәккә һәм Кәгъбә мәчете күренеше», 1890; «Пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в. хәмед», 1898; «Серле сүз», 1900). График композицияләре литографик шәмаилләрдәге декоратив бизәлешкә хас күппланлы образлар, Коръән текстлары һәм рәсем сюжетларының органик бәйләнеше, ислам атрибутларын һәм символларын файдалануы, кире перспектива һәм яссы чишелешләр белән аерылып тора. Мозаффаров осталыгы каллиграфик нәфислеге һәм язу стилендә, язманы кәгазьнең барлык мәйданына киң колачлы, ритмлы итеп урнаштыра алуында ачыла. Текст эчтәлегендә тормыштагы төрле авыр хәлләрне Коръән аятләре белән аңлатуы, җәһәннәм һәм җәннәт күренешләрен сурәтләве, Мөхәммәд пәйгамбәрнең могҗизаи көчкә ия булган әйберләрен атап үтүе аның тирән дини белемле шәхес булуы турында сөйли. Дөньяның халык аңындагыча яратылуын образлы элементлар белән аңлата.

Мозаффаров әсәрләре ТР Милли музеенда саклана.

Әдәбият      

Шәмсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: от прошлого до настоящего. К., 2003;

Шамаилы из коллекции Национального музея Республики Татарстан (конец XIX — начало XX вв.): Альбом. К., 2003.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова