Биографиясе

1944 елның 27 октябрендә Шөнҗан провинциясе Орымчы шәһәрендә (Кытай) туган.

Орымчы шәһәренең Сәнгать институтын тәмамлый (Кытай, 1961). 1963 елдан Казахстанда.

Н.В.Гоголь исемендәге Алма-Ата сәнгать училищесен (1967), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын (СССРның халык рәссамы Т.Сәлахов остаханәсе, 1978) тәмамлый.

1978–1980 елларда Алма-Ата сәнгать училищесендә укыта, 1980–2001 елларда «Онер» («Һөнәр») сәнгать комбинатында эшли, 2001 елдан – Жургенов исемендәге Сәнгать академиясе профессоры.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).

1994 елдан – Казахстан республикасының Мәдәни үзәкләре ассоциациясе президиумы әгъзасы.

Иҗаты

К.Муллашёвның әсәрләре чирәм җирләрне һәм галәмне үзләштерү, нефть чыгару («Корылык», 1974; «Иртә», 1976; «Җир һәм Вакыт. Казахстан», 1978; «Чабан», 1979; «Авыл депутаты», 1985; «Көтү», 1995), табигатьне саклау («Арал фаҗигасе», «Семипалатта атом шартлавы» сериясе, икесе дә – 1988; «Бишек җыры», 1989; «Капчагай даласы», 1988) һ.б. темаларга багышлана. Күпчелек әсәрләре реализм традицияләрендә натура йогынтысында ясалган.

1980 елларда иҗат ителгән әсәрләр циклында рәссам иҗатының ассоциатив-хисси образлылык, пластик һәм төсле декоративлык ягына күчү эволюциясе ачыла («Рәссам дөньясы» сериясе, 1990; «Болан патшаның балык белән сөйләшүе», 1991; «Җәйләүдә», 1992; «Көнләшү», 1993).

К.Муллашёвның натурадан ясалган иртә портретларыннан башлап («Әти портреты», 1972; «Татар хатын-кызлары» сериясеннән «Татар кызы», 1986; «Тирмәдәге хатын», «Әни портреты», икесе дә – 1988; «Эшләпә кигән ханым портреты», 1992), борынгы милли каһарманнар образларына («Әбелхәер хан портреты», 1993; «Абай портреты», 1994; «Сөембикә ханбикә», «Кыпчак кызы Евразия», икесе дә – 1997; «Акын-Сара», 1998) һәм тарихи темаларга багышланган картиналар серияләренә кадәр портрет иҗаты камил һәм күптөрле. Алар арасында «Даһиның тууы», 1990; «Кичке кояш нурына күмелгән мәңгелек мизгел», «Сабан туе» (икесе дә – 1996); «Едил башланган урында», 1997; «Казан ханбикәсе тәхете янында», 1998; «Астананы тәкъдир итү», 1999 һ.б. картиналары фикер тирәнлеге һәм гражданлык позициясе белән аерылып тора.

К.Муллашёв иҗатында классик реализм һәм авангард юнәлеше, төрки сәнгатнең традицияләре янәшә яши, 1990 елларның икенче яртысыннан анда «салон» нәкыше тенденцияләре чагыла.

Күргәзмәләре

Республика (1974 тән), бөтенсоюз («Җир һәм кешеләр», Мәскәү, 1979, 1984; «Илнең яшьлеге», Мәскәү, 1976, 1977, 1982; «Без коммунизм төзибез», 1981, 1982, 1986; «Нәкышь күргәзмәсе», Мәскәү, 1986), халыкара («Интеркосмос», Берлин, 1981; «Традицияләр һәм эзләнү», Париж, 1984; «ТЮРКСОЙ» әгъзасы булган илләр рәссамнары, Әнкара, 1998) күргәзмәләрдә, «Татарт» төбәкара бөтентатар күргәзмәсендә (Санкт-Петербург–Казан, 1991) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Алма-Ата (1985, 1999, 2001), Астана (2002), Казан (2003), Шанхай һәм Гуанчжоу (2004) шәһәрләрендә уза.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Мәскәүдәге Третьяков галереясында, Казахстан Республикасының А.Кастеев исемендәге Дәүләт музеенда, Астана шәһәрендәге Сынлы сәнгать музеенда, Караганда өлкәсе музеенда, Алма-Ата, Астана, Казандагы Президент сарайларында, чит илләрдәге шәхси тупланмаларда (АКШ, Төркия, Германия, Англия, Лихтенштейн) саклана.

Бүләкләре

Казахстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт бүләге (2016), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2009), ВЛКСМ Үзәк Комитеты бүләге лауреаты (1981).

«Почет билгесе» ордены, «Җир һәм Вакыт. Казахстан» триптихы өчен Франция Сәнгать академиясенең көмеш медале (1986) белән бүләкләнә.

Әдәбият

Вәлиева-Сөләйманова Г.В. Бишек җыры // Казан утлары. 1993. № 10.

Немировская О. Крылатые кони степи // Огонек. 1981. № 18.

Камиль Муллашев. Я всё делаю с любовью: каталог персональной выставки. Алматы, 2001.

Кумарова С. Камил Моллашёв // Бiлiм жэне енбек. 1984. № 11.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова