Биографиясе

1952 елның 26 ноябрендә Ленинград шәһәрендә туган.

Казан сәнгать училищесен (1971), В.И.Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнәгать училищесен (1984) тәмамлый.

1984–1989 елларда ТАССР Сәнгать фондында эшли. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).

2001 елдан Казан сәнгать училищесенең скульптура бүлегендә укыта.

Иҗаты

Әйдәп баручы сынчы буларак, А.Миңнуллина вак һәм декоратив пластикада, көнкүреш һәм портрет жанрларында, монументаль скульптурада уңышлы эшли.

Аның иҗатына эмоциональ-психологик уй-ниятләрнең, сәнгать теленең ачыклыгы хас: «Бусага янында» (үзле балчык, 1989), «Карт һәм эт» (җиз, 1989), «Төш» (кызыл агач, 1999), «Сөембикә улы белән» (үзле балчык, 2002), «Агач» сериясе (үзле балчык, 2003).

А.Миңнуллина – татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләренең портретлары авторы: "Муса Җәлил" (бюст, җиз, 2006), "Нәҗип Җиһанов" (бюст, җиз, 2006).

Аның иҗаты шәһәр архитектура-фәза мохитендәге монументаль-декоратив скульптура үсешенә йогынты ясый: Казандагы «Күгәрченнәр» фонтаны (җиз, 1996), «Су ташучы» һәйкәле (җиз, 2006) һ.б.

А.Миңнуллина шулай ук татар фольклоры һәм шигърияте сюжетларына әсәрләр иҗат итә: «Алтынчәч» (җиз, 1995), «Су анасы» (җиз, 1995), «Гөлчәчәк» (җиз, 1996).

Сынчы үзенең монументаль хезмәтләрендә академик традицияләргә иярә, гомумиләштерү һәм архитектоник ачыклыкка омтыла: «Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалистларга һәйкәл» (җиз, 1998, Казан), Казанның 1000 еллыгы паркында Кол Гали һәйкәле (җиз, 2005, А.В.Балашов белән авторлыкта), В.И.Качалов исемендәге Казан драма театры атриумындагы В.И.Качалов һәйкәле (җиз, 2005).

Күргәзмәләре

Республика (1984 елдан) һәм бөтенроссия (Тверь шәһәре, 1989, икенче премия; Мәскәү, 2001) күргәзмәләрендә, Халыкара скульптура симпозиумында (Алей шәһәре, Ливан, 2000) катнаша.

Шәхси күргәзмәсе 1996 елда уза (Казан).

Бүләкләре

Бакый Урманче исемендәге Дәүләт бүләге (2007), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2010) лауреаты.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Брауншвейг шәһәре муниципалитетының сәнгать тупланмасында (Германия), шәхси тупланмаларда саклана.

Әдәбият

Саттарова Л. Скульптор и город // Дизайн и новая архитектура. 1999. № 2.

Кривошеева Т. Сокровенная поэзия творений Аси Минулиной // Казань. 2006. № 8–9.

Авторы – Л.Н.Донина