Минһаҗев М.М. Әрвахлар тавышы. 2015

Киндер, майлы буяу. Автор милке

Биографиясе

1953 елның 13 октябрендә Саба районы Шәмәрдән авылында туган.

Ижевск дәүләт университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлаганнан соң (1976), Татарстанның Арча районы мәдәният йорты каршындагы сәнгать остаханәсендә бизәүче рәссам булып эшли.

1978 елдан Түбән Камада: сынлы сәнгать студиясендә балаларны рәсем сәнгате серләренә өйрәтә, егерме ел эчендә шәһәр бизәлешенә зур өлеш кертә, татар милли бизәкләрен монументаль бизәлештә куллана башлый.

Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы (1996).

1998 – 2017 елларда Лениногорск шәһәрендә яши, үз стилен булдырган рәссам булып таныла. Бер үк вакытта Татарстан Рәссамнар берлегенең көньяк-көнчыгыш төбәге бүлекчәсенә җитәкчелек итә.

2017 елдан Казанда яши. Татарстан Рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары (2018 елдан).

Минһаҗев М.М. Мәчетле шәмәил. 2017

Киндер, майлы буяу. Автор милке

Минһаҗев М.М. Урман чишмәсе. 2019

Киндер, майлы буяу. Автор милке

Иҗаты

Рәссамның үз халкына, аның тарихына ихтирамы, милли традицияләргә тугрылыгы иҗатының төп эчтәлеген билгели. М.Минһаҗев пейзаж, натюрморт, шәмаил һәм башка жанрларда иҗат итә.

Пейзажлары: “Инде көз җитте” (1986), “Г.Тукайның туган ягында” (1996), “Чулман киңлекләре” (2003), “Кич җитә” (2005), “Кышкы Шәмәрдән урманында печән кибәне” (2005), “Шәмәрдән урманы” (2011), “Урман күле” (2012) һәм башкалар.

Индустриаль пейзажлары да байтак. Аларда табигать күренешләре Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләрендәге төзелешләр, нефть чыгару темасы белән бербөтен итеп үрелеп бирелә: “Түбән Камада көз” (1998), “Нефтьчеләрнең сәнәгать базасы” (2000), “Бораулаучылар вахтада” (2004), “Шөгер яклары” (2006), “Лениногорск нефть киңлекләре” (2010) һәм башкалар. Туган якның гүзәллеген чагылдырган әлеге әсәрләрендә автор табигатьнең үзгәрүчән халәтен үтә нечкә тоемлавын күрсәтә, бу үзенчәлек кояшлы төсләрдән торган һәм кичке төсмерләр өстенлек иткән картиналарда аеруча нык күзгә ташлана.

Рәссамның пейзаж жанрына караган эшләре аның чәчәкләр һәм үсемлекләрдә дә милли бизәкләр күрүе белән җәлеп итә. Иҗатының башында  – мәдәният, мәгариф оешмалары диварларын, мәчетләрне бизәү чорында ук рәссам милли орнаментларны яратып куллана. Соңрак татар моңы белән үрелеп баручы милли бизәкләр аның күп кенә эшләрендә чагылыш таба. “Кырлай бизәкләре” (2007), “Агымсу” (2010) “Шәмәрдән бизәге” (2011) һәм башкалар. Гомумән, татар милли орнаменты М.Минһаҗев өчен үз халкының сәнгатен, аның борынгы чыганакларын аңлау ачкычы булып тора. Татар орнаментын һәм көнкүреш әйберләрен ул натюрмортларында гына түгел, портретларында еш һәм урынлы куллана, аларны символ дәрәҗәсенә күтәреп тасвирлый.

Рәссамның шәхесләргә багышланган картиналарыннан киң танылганнары: “Әни” (1989), “Асылбикә әби” (2000), “Туган йорт истәлеге” (2003), “Лениногорск шагыйре һәм режиссёр Рәшит Шиһапов” (2004), “Шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманов” (2005), “Р.Г.Нурисламов” (2008), “Президент әнисе” (2009), “Якташлар” (2009), “Шәмәрдән авылының Бөек Ватан сугышы ветераннары – якташларым Шәйхисламовлар” (2009), “Алмаз Сабирҗанов” (2012) һәм башкалар. Рәссамның портрет жанрына караган күп кенә эшләре үзенчәлекле композиция: арткы планда ак һәм кара төсләр яки төсле буяулар белән ясалган портрет, ә алгы планда татар милли атрибутлары белән натюрморт урнаштырылу белән аерылып торалар.

Образлары тарихи чынбарлыкка нигезләнгән һәм рәссам фантазиясе белән баетылган картиналарында (“Ана белән ул” (1988), “Ак яулыклы әнием” (1989), “Кичке Казан” (1996), “Сөембикә турында уйланулар” (2000), “Меңьеллык Казан” (2005), “Буыннар кайтавазы (2009), “Тамга” (2009) һәм башкалар) татар халкының тарихы, нәсел тамырлары, буыннар чылбыры турында уйланулар чагыла. Әлеге картиналарда тарих белән бүгенге яшәеш янәшә тасвирлана. “Чалгы белән натюрморт” (1986), “Ак ат” (1992) “Туган йорт истәлеге” (2004) һәм башка картиналарында игътибарны гап-гади, әмма күңелгә якын көнкүреш әйберләре, милли ядкәрләр җәлеп итә.

Рәссам иҗатында шәмаилләргә зур урын бирелә (“Шәмаил” (2000, 2007, 2012) һәм башкалар). Ул татар шәмаиленең нигезендә ятучы гарәп каллиграфиясенә дә еш мөрәҗәгать итә (“Г.Тукайга гөлләмә” (1988), “Алабугага багышлыйм” (1998), “Бүләкләр” (2001), “Түбән Кенә авылы кешеләре” (2007) һәм башкалар). Монументаль бизәлештә (мәчет диварларын бизәүдә, эре формалы әсәрләрендә) татар орнаменты һәм каллиграфияне тыгыз бәйләнештә бирә.

Хәзерге вакытта иҗатының төп юнәлеше – татар орнаментлары сериясен тудыру.

Минһаҗев М.М. Әниемә. 2015

Киндер, майлы буяу. Автор милке

Минһаҗев М.М. Истәлек. 2022

Киндер, майлы буяу. Автор милке

Күргәзмәләре

Шәхси күргәзмәләре Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Яшел Үзән, Казан, Ижевск, Уфа, Мәскәүдә уза.

Аерым картиналары Казанда, Татарстан шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырымның Бакчасарай, Симферополь һәм башка шәһәрләрдә тәкъдим ителә.

Минһаҗев М.М. Шәмәрдән бизәге. 2016

Киндер, майлы буяу. Автор милке

Бүләкләре

Лениногорск районы хакимиятенең Ш.Бикчурин исемендәге премиясе лауреаты (1992); Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы (2008). ТР Президентының Рәхмәт хаты (2017), Халыкара гуманитар фәннәр академиясенең  “Роза Мира” медале (2017), РФ Рәссамнар берлегенең «Рухият. Традицияләр. Осталык» (2019) алтын медале, Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә.

Авторы – Ф.Г. Камалетдинова

Минһаҗев М.М. Юрау. 2022

Киндер, майлы буяу. Автор милке