Мөхәммәдхәнәфи. Кабер ташы. 1833

Уеп кисү. Чалпы авылы зираты

XIX йөзнең 1 нче яртысында яши, биографик белешмәләре ачыкланмаган. Мөхәммәдхәнәфи текстлары 15х60х130 см зурлыктагы известьташтан эшләнгән кабер ташларының алгы ягына урнаштырылган, каймалап кысага алынган. Кагыйдә буларак, беренче юлдагы язулар гарәп әлифбасының «тәгълик» стилендә яссы рельефта уелган. Текстның калган өлеше уеплап язылган. Бизәкләре юк. Һәйкәлләр ярымтүгәрәк формада төгәлләнгән.

Ярмөхәммәд Нугайбәк улы истәлегенә куелган бер ташта: «Фәкыйрегез Мөхәммәдхәнәфи сәнгате», — дип имзаланган (1833). Азнакай районы Чалпы авылының борынгы зиратында XIX йөзнең 1 нче яртысында Мөхәммәдхәнәфи стилендә уеп бизәлгән кабер ташлары байтак, әмма аларның һәркайсында да аның исеме язылмаган.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов