- РУС
- ТАТ
хаттат
XIX йөзнең 2 нче яртысы, фаразланганча, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Килкәбез авылы — XX йөз башы.
53х71 см зурлыгындагы төсле литография техникасында башкарылган «Пәйгамбәрләрнең яшәү еллары» һәм «Әсхаб әл-Кәхаф исемнәре» шәмаилләренең авторы. 1903 елда Кәримовлар басмаханәсе, ташбасмасы һәм хәреф кою ширкәтендә басыла.
Мөхәммәдхафиз Күчүм. «Пәйгамбәрләрнең тормыш еллары». 1903
Төсле литография. Татарстан Республикасы Милли музеенда
Беренче шәмаилдә «Иман көймәсе» исемле йөзеп баручы көймәнең шартлы сурәте кысага алынган; кысаның як-ягында пәйгамбәрләрнең исемнәре, яшәү еллары күрсәтелгән таблица урнаштырылган.
Мөхәммәдхафиз Күчүм. «Әсхаф әл-Кәхаф исемнәре». 1903
Төсле литография. Татарстан Республикасы Милли музеенда
Икенчесендә — стильләшкән пейзаж фонында мәчетләр рәсеме; аларның диварлары каллиграфик язулы Коръән аятьләре белән бизәлгән.
Көймәдә дә, куб формасындагы мәчет бинасында да Кәхаф мәгарәсендә 300 ел йоклап үткәргән һәм Аллаһ тарафыннан коткарылган алты легендар мәгарә иясенең һәм аларның эте Кытмырның исеме язылган. Ике шәмаилдә дә исемнәр композициянең үзәк урынын биләп тора, бу аларның татар мөселман мәдәниятендә саклаучы символик мәгънәгә ия булуларын дәлилли. Шәмаилләр колоритында кызыл төскә мөһим урын бирелгән, ул текстлар яссылыгында бизәкле кайма булып тора, «иман формуласында», сынлы детальләрдә һәм фон буларак файдаланылган.
ТР Милли музеенда сакланалар.
Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: От прошлого до настоящего. К., 2003;
Шамаилы из коллекции Национального музея Республики Татарстан (конец XIX — начало XX вв.) / Собр. проф. И.М.Покровского и Н.Ф.Катанова. К., 2003.
Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.