Биографиясе

1914 елның 23 феврале, хәзер Свердловск өлкәсенең Каменский районы Маминское авылы – 2012 елның 24 мае, Казан.

1934 елда Татарстан сынлы сәнгать техникумын (хәзер Казан сынлы сәнгать училищесе) тәмамлый.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1986).

Мавровская М.К. Петр һәм Павел соборы янында. Хәерчеләр. 1987

"Якын тарихтагы Казан" ("Иске Казан – 1887") сериясе. Кәгазь, офорт, акватинта. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Мавровская М.К. Сөембикә манарасы. 1976–1978

"Казан Кремле манаралары" сериясе. Кәгазь, офорт, акватинта. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

М.Мавровская иҗаты күпкырлы. Аның әсәрләре арасында – пейзажлар, портретлар, натюрмортлар, шулай ук акварель, рәсем, эстамп (офорт, литография, монотипия) техникаларындагы жанр композицияләре.

1940–1950 елларда М.Мавровская рәсемнәренең графика серияләрендә станлы циклларының китап иллюстрацияләренә якынлыгы тоемлана: «Шагыйрь Тукайның балачагы» (1947, карандаш), «Пушкин Казан Кремлендә» (1950, төсле карандаш), М.Горькийның «Минем университетларым» әсәренә (1946–1947, карандаш, күмер), «М.Горький әсәрләрендә татарлар образы» (1958–1959, кара акварель; 1962 елда акватинта белән офорт техникасында башкара) иллюстрацияләр циклы.

1977–1979 елларда Казанда М.Мавровская тырышлыгы белән ТАССР Сәнгать фонды каршында офорт остаханәсе оештырыла. 1970 еллар башында, рәссам-график буларак, М.Мавровская иҗатының үзенчәлеген офорт билгели, әлеге стильдә «Кокушкино авылы – В.И.Ульянов-Ленинның беренче сөрген урыны» (1967–1968), «Болгарлар» (1968–1969), «Казанда Горький урыннары» (1976–1979), «Казан Кремле манаралары» (1976–1978), «Якын үткәндәге Казан», «Борынгы Казан» (икесе дә – 1987–1989) әсәрләре иҗат ителә. Казанның йөзен саклап калу теләге башкала турында офорт серияләре иҗат итүгә этәрә.

Мавровская М.К. Казан университеты. 1970

"Казанда Горький урыннары" сериясе. Кәгазь, офорт, акватинта. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Мавровская М.К. Н.Лобачевский портреты. 1995–1998

"Алар Казанда укыды" сериясе. Кәгазь, автолитография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1942 елдан) һәм зона – «Зур Идел» (Волгоград, 1967; Ульянов, 1969) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1981 (Казан), 1982 (Казан янындагы Васильево поселогы), 1984, 1994, 2001, 2004 (Казан) елларда уза.

Мавровская М.К. Көзге этюд. Сынлы сәнгать музее. 1970 еллар

Кәгазь, акварель, пастель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Черкасова Н.В.Изобразительное искусство Советского Татарстана. Казань, 1957.

Червонная С.М.Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Ильина М.Е. Шесть десятилетий вдохновенного труда // Казань. 1998. № 4.

Магдалина Мавровская. Графика: каталог выставки. Казань, 2001.

Автор – О.Г.Вербина