Биографиясе

1896 елның 2 марты, Петербург — 1983 елның 2 феврале, Ницца шәһәре.

Рус авангардының күренекле вәкилләреннән.

1909–1915 елларда Санкт-Петербургта барон А.Штиглицның Үзәк техник рәсем төшерү училищесендә һәм Сәнгать әсәрләренә кызыксындыру җәмгыятенең Рәсем мәктәбендә укый.

1915 елда армиягә алына, 1 нче авиация полкында һәм Хәри-һава флоты идарәсендә хезмәт итә.

Октябрь революциясеннән соң сәнгать авангардының төп эшлеклеләре — П.Н.Филонов, К.С.Малевич, М.В.Матюшин, В.Е.Татлин белән даими элемтәдә тора.

1918 елда Царское Селодагы Кытай театрында куелган «Упман» балетына (А.Лурье музыкасы) декорация һәм костюмнар эшли. Сәнгать әсәрләренең 1 нче Дәүләт ирекле күргәзмәсен оештыручыларның берсе була (Петроград, 1919).

1919 елда Казанга килә, гадәттән тыш Комиссия тарафыннан кулга алына, Казан сәнгать мәктәбендә укыту шарты белән 1920 елда азат ителә.

1920 елда училищенең нәкышь факультеты остаханәсе белән җитәкчелек итә, саф пластик форма һәм предметсыз конструкция законнарына өйрәтә.

1924–1925 елларда Ленинград сәнгать-сәнәгать техникумында укыта.

1926 елда Мансуроа совет сәнгате тәнкыйте һөҗүмнәренә дучар ителә һәм Италиягә китәргә мәҗбүр була.

1928 елдан Парижда яши.

1930–1939 елларда, предметсыз сәнгать танылмау сәбәпле, гамәли-бизәлеш сәнгатенә мөрәҗәгать итә, тукыма бизәү белән шөгыльләнә, Париждагы Пату, Шанель, Ланвэн кебек югары мода йортларына эшли.

1940–1983 елларда реставрация белән шөгыльләнә.

1957 елда кабат предметсыз нәкышькә, 1920 еллардагы пластик концепцияләргә мөрәҗәгать итә, шушы жанрда үз стилен булдыра.

Иҗаты

Сәнгатьтә табигый форма йогынтысында пластик форма тудыру проблемасын тирәнтен өйрәнә, соңрак бионика өлкәсенә кергән теоретик мәсьәләләргә кагылып үтә.

Әcәрләре: «Композиция» (агач, майлы буяу, 1918), «Предметсыз композиция» (1918–1920 еллар), «3 нче номерлы модель» (кәгазь, тушь, гуашь, 1920), «Суперматик композиция» (катыргы, гуашь, сызым кораллары, 1920–1921), «Нәкышь формуласы» (такта, майлы буяу, 1927) һ.б.

Әсәрләре Третьяков галереясында, Нью-Йорктагы Заманча сәнгать музеенда, Кёльн шәһәренең Гмуржа галереясында, Берлиндагы Милли галереяда, Киров һәм Омск өлкә сәнгать музейларында, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Сәнгать әсәрләренең 1 нче Дәүләт ирекле күргәзмәсендә (Петроград, 1919), 1 нче рус сәнгать күргәзмәсендә (Берлин, 1923), Барлык юнәлешләрдә иҗат итүче Петроград рәссамнары картиналары күргәзмәсендә (Петроград, 1923), 16 нчы Халыкара сәнгать биенналесендә (Венеция, 1924), Сынлы сәнгатьнең юбилей күргәзмәсендә (Ленинград, 1927), «Абстракт сәнгатькә 50 ел» күргәзмәсендә (Париж, 1957), Сәнгать һәм сәнәгать музеендагы «1910–1939 еллардагы беренче буыннарның абстракт сәнгате» (Сен-Этьен шәһәре, Франция), Заманча сәнгать милли музеендагы (Париж, 1972) күргәзмәләрдә катнаша. Шәхси күргәзмәсе 1929 елда (Рим) уза.

Әдәбият       

Неизвестный русский авангард в музеях и частных собраниях: Альбом. М., 1992;

Великая Утопия. Русский и советский авангард 1915–1932: Каталог выставки. М., 1993;

Павел Мансуров. Петроградский авангард: Каталог выставки. СПб., 1995.

Автор — Г.Р.Фәйзрахманова