Биографиясе

1960 елның 12 маенда Уфа шәһәрендә туа.

Башкорт педагогика институтының сәнгать-графика бүлеген тәмамлый (1983).

1984 елдан Уфа сәнгать училищесендә укытучы, мөдир (1986 елдан).

Рәссамнар берлеге (1996), ЮНЕСКО каршындагы Халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы (1996).

Иҗаты

Р.Р.Мәһлиев. «Сезон тәмам». Төсле литография. 1995

Аклы-каралы һәм төсле литография өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнарның берсе, шулай ук катнаш техника белән дә эшли (монотипия, ретушь, меццо-тинто, акварель).

Мәһлиев әсәрләре автор стилистикасының үзенчәлеге, татар авылы, шулай ук мифология һәм фольклор сюжетларына караган шәһәр пейзажлары темасын ачучы образларның хисләргә байлыгы белән аерылып тора.

Төп әсәрләре: «Интерьер» (1987), «Дача моңы» (1990), «Мәчет» (1991), «Кызыл курчак белән композиция» (1992), «Кырыктартмачы» (1992), «Ишегалды» (1993), «Тулган ай» (1994), «Малай һәм ат» (1995), «Борынгы Уфа» сериясе (1996, 4 кисәк), «Әңгәмә», «Онар», «Галахан», «Тувыртуш» (барысы да — 1997), «Кайту» (2003).

Республика (1984 елдан), зона («Социалистик Урал», Курган шәһәре, 1991; «Урал VIII», Уфа шәһәре, 1997) күргәзмәләрендә, станлы басма графиканың Урал триенналесендә (Уфа, 1995, 1998), халыкара («Кече формалар графикасы» биенналесе, Сент-Никлаас шәһәре, Бельгия 1991–1999; «Төрки дөнья», Испарта, Әнкара шәһәрләре, Төркия, 2000) күргәзмәләрдә, экслибрис конкурсларында (Маастрихт шәһәре, Нидерланд, 1993; Медон шәһәре, Франция, 1994) катнаша.

2 нче Урал станлы басма графика триенналесе (Уфа шәһәре, 1998), «Тугызынчы Зур Идел» зона күргәзмәсе (Саранск шәһәре, 2004) дипломанты. Шәхси күргәзмәсе 1996 елда уза (Уфа шәһәре).

Әсәрләре М.В.Нестеров исемендәге Башкортстан сәнгать музеенда, «Урал» галереясында (Уфа шәһәре), Брунек шәһәре Графика музеенда (Италия), Эрбет сәнгать музеенда, чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә (Германия, Төркия һ.б.) саклана.

Р.Р.Мәһлиев. «Малай һәм ат». Төсле литография. 1995

Әдәбият            

Рамиль Маглиев. Графика. Уфа, 1997;

Художники Башкортостана. XX век: Справ. Уфа, 2002;

Luc van Den Briele «Nieuwe namen in de hedendaagse exlibriskunst» // Grafica. 1993. № 3.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова