Биографиясе

1923 елның 23 мае, Яшел Үзән районы, Васильево поселогы – 1974 елның 15 декабре, Казан.

1945 елда Казан сынлы сәнгать училищесен тәмамлый (бүленеп, Бөек Ватан сугышы елларында Казанда заводта эшли).

1946 елдан «Татхудожник» берләшмәсендә. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1950).

Кузнецов Н.Д. Казан. Бакча. 1964

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Кузнецов Н.Д. Ленин районы. 1965–1966

Фанера, левкас. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

РСФСР крайлары, өлкәләре һәм автономияле республикалар рәссамнары әсәрләренең республика күргәзмәсендә (Мәскәү, 1951) «Паровозларны җиһазлау», «Яшел урам» картиналары куелганнан соң таныла. «Мәскәү. Өченче километр» (1952), «Транспортта яз» (1957) һ.б. әсәрләре Н.Д.Кузнецовның зур осталыкка ирешүен күрсәтәләр.

1960–1970 еллардагы гаять зур этюд материаллары нигезендә «Язга таба. Казан органик синтез заводы» (1964), «Киләчәк күренеше» (1964), «Салкын кыш. Миңлебай газ эшкәртү заводы» (1974) картиналары языла.

Рәссам үзенең әсәрләрендә туган як образын – табигать матурлыгын, портлары һәм причаллары белән Идел киңлекләрен, шәһәрдәге яңа төзелешләрне, нефть химиясе төзелешләрен тасвирлый.

Н.Д.Кузнецовның әсәрләренә эпик һәм героик-романтик рух хас. Рәссам Иделгә һәм елга портының кайнар хезмәт көннәренә багышланган пейзажлар сериясен: «Казан – биш диңгез порты» (1959), «Навигация алдыннан» (1960), «Бүгенге Идел ярлары» (1967) әсәрләрен иҗат итә.

Н.Д.Кузнецов Казан, Мәскәү, шулай ук Россия һәм чит илләрдәге башка шәһәрләрнең үзенчәлекләрен һәм аермалыкларын чагылдырган күренешләр яза: «Яңа Мәскәү. Комсомол мәйданы» (1953), «Казан Кремле» (1955), «Изге Марк мәйданы. Венеция» (1960).

Н.Д.Кузнецов елның һәр фасылыннан, табигатьнең һәр халәтеннән кабатланмас гүзәллек табып, пленэрда күп эшли; табигатьнең якты хыял кебек садә халәтеннән, яктылык һәм күләгәнең уйнаклавыннан таң калуын тапшыруга ирешә («Судагы каеннар», «Март кояшы» (икесе дә – 1958) һ.б.

Н.Д.Кузнецов үзенең осталыгы, һәр үзенчәлекне күрә белүе нәтиҗәсендә, мөстәкыйль мәгънәгә ия булган сәнгать әсәрләренә тиң күп этюдлар иҗат итә – «Мста елгасы» (1968), «Алтынсу агачлар» (1971).

Кузнецов Н.Д. Язга таба. Казан Органик синтез заводы. 1963–1964

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Кузнецов Н.Д. Бүгенге Идел ярлары. 1965–1967

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Кузнецов Н.Д. Суык кыш. Миңлебай газ эшкәртү заводы. 1974

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге (1971) хәзерге заман индустриаль пейзажлар циклы өчен бирелә.

Медальләр, ТАССР Югары советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Кузнецов Н.Д. Алтынсу агачлар. 1971

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1947–1998); төбәк – «Зур Идел» (Куйбышев шәһәре, 1964; Волгоград шәһәре, 1967; Ульянов шәһәре, 1969; Горький шәһәре, 1974; Казан, 1980); бөтенроссия – Октябрь революциясенең 40-еллыгына багышланган «РСФСР рәссамнары әсәрләре» (Мәскәү, 1957), «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1960, 1970, 1975); бөтенсоюз (Мәскәү, 1951, 1955, 1957, 1958); халыкара – сынлы сәнгать һәм гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсендә (Мәскәүдәге VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале уңаеннан) һәм Монголия, Германия, Чехословакия, Польшада совет сәнгате күргәзмәләрендә (1971–1972) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1963–1964, 1971, 1973), Әлмәттә (1974) уздырыла.

Кузнецов Н.Д. Казан – биш диңгез порты. 1959

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Түбән Тагил һәм Оренбург сынлы сәнгать музейларында, Самара, Түбән Новгород, Ульяновск, Краснодар сәнгать музейларында, Чаллы тарих музеенда, Әлмәт картиналар галереясында һ.б.да саклана.

Кузнецов Н.Д. Казан. Куйбышев мәйданы. 1965

Фанера, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Елькович Л. Николай Дмитриевич Кузнецов. М., 1962.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Авторы – Т.В.Голубцова