Биографиясе

1958 елның 4 апрелендә Казанда туган.

Казан сәнгать училищесен (1977), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, М.М.Курилко-Рюмин остаханәсен (1983) тәмамлый.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987).

Казан сәнгать училищесендә укыта (1983–1997).

Кумысникова Н.Х. Дөнья агачы. 2000

Замша, күн, каю. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Кумысникова Н.Х. Кырлай

Күн, каю. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Н.Кумысникова Татар академия театрында Р.Батулланың «Елантау», Әлмәт татар драма театрында К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» (1984), Бөгелмә рус театрында М.Горькийның «Соңгылар», Татар яшь тамашачылар театрында К.Тинчуринның «Ил», Татар яшьләр театрында Д.Вәлиевнең «Намус хөкеме» (1983) пьесалары һәм башкалар буенча куелган спектакльләргә декорация һәм костюмнар авторы.

Аның тарафыннан С.Прокофьевның «Өч әфлисунга мәхәббәт» операсына (1983), М.Горькийның «Соңгылар» пьесасына (2001) һәм башкаларга декорация эскизлары, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (2001), «Салават» театр студиясе (2001–2005) өчен сәхнә бизәлеше әзерләнә.

Н.Кумысникова – «Болгари» беренче халык нәфис кәсепчелек иҗат остаханәсен оештыручы (1995); XVIII–XIX йөзләр татар бизәкле аяк киемнәрен, Казан Кремлен казу вакытында (1990 еллар ахыры – 2000 еллар) табылган болгар костюмын һәм XVI йөз татар гаскәриенең сугыш кирәк-яракларын (садак, җәя савыты) реконструкцияли.

1995 елдан ул татар каюлы күн технологиясен үзләштерә; бу өлкәдә әйдәп баручы рәссамнарның берсе. Аның күргәзмәгә куелган әсәрләре башкаларныкына охшамаган, формаларының нәфислеге, милли бизәкләрнең иҗади интерпретациясе, югары сәнгать дәрәҗәсендә эшләнүе белән аерылып торалар. Н.Кумысникова татарларның бизәкле, җөйсез итекләрендә, «төз» кунычлы ир-ат читекләрендә, күптөсле җөйләр кулланылган эшләнмәләрендә мөстәкыйль бизәк элементлары ролен уйнаган борынгы технологияләрне яңарта.

Каюлы күн сәнгатендәге милли традицияләр Н.Кумысникова тарафыннан модалы нәфис хатын-кыз итекләрендә даими файдаланыла, еш кына сумкалы комплектлар да («Зөбәрҗәт», «Алсу», икесе дә – 1996; «Ал», 1997; «Фирүзә», 2002; «Зәңгәр якут», 2003 һәм башкалар) укалап чигелгән бизәкләр белән баетыла.

Н.Кумысникова каюлы күн сәнгате өчен яңа, ассоциатив-символик эчтәлекле һәм бай колоритлы, бизәкле дивар панносы жанрын тематик циклларда берләштерә. Каюлы бизәкләр композицияләренә ул бизәк стилендәге кошлар сурәтләрен урнаштыра («Ел фасыллары» панносы, 1995, 1997; панно һәм 2 «Ак кошлар» мендәре, 1999; укалап чигү һәм каюлы күн техникасында эшләнгән 4 «Ел фасыллары» панносы, 2002; Мәскәүдәге ТР вәкиллегендә «Сак белән Сок» панносы, 2003; «Яз», 2005 һәм башкалар).

Кумысникова Н.Х. "Каменный гость" спектакленә бизәлеш эскизы. 1989

Катыргы, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Төбәк («Зур Идел», 1985 елдан), бөтенроссия («Совет Россиясе», 1985, 2004; «Театр, кино һәм телевидение рәссамнары», Казан, 1985; «Россия Х», Мәскәү, 2004; «Җиңүнең 60 еллыгына», Мәскәү, 2005), бөтенсоюз («Ил яшьлеге», 1982; «Театр һәм кино рәссамнары», 1989), халыкара («Төрки дөнья», Әнкара, 2000) күргәзмәләрдә катнаша.

Аерым күргәзмәләре Казанда (1993, 1996, А.Федотов белән бергә; 1998, Ф.Хәсьянова һәм А.Тимергалина белән бергә; 2018 елларда) уздырыла.

Кумысникова Н.Х. Җәй. 1990

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Н.Кумысникованың әсәрләре ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең милли мәдәният музеенда саклана.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Сынлы сәнгать өлкәсендәге Б.Урманче исемендәге бүләге лауреаты (2001), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (2023). 

Кумысникова Н.Х. Сак-Сок. 2003

Күн, каю. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

И Айседора ичиги носила // Идель. 1996. № 1/2.

Изделия народных художественных промыслов и декоративно-прикладного искусства Республики Татарстан: каталог. Казань, 2002.

Саттарова Л. Казанская узорная кожа. М., 2004.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова