Биографиясе

1924 елның 14 августы, Украина ССР, Полтава өлкәсе Опошнянский районы Поповка авылы — 2000 елның 5 гыйнвары, Казан.

Казан сәнгать училищесен (1951), Киев сәнгать институтын (1958) тәмамлый, И.Н.Плещинский остаханәсендә китап һәм станлы графика өлкәсендә специальләшә.

1947 елдан Казанда яши һәм эшли.

1957 елдан Татарстан нәшрияты белән хезмәттәшлек итә. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1976).

Иҗаты

Кульбака Татарстанда китап бизәү сәнгате үзенчәлекләренә дәвамлы юл салган сугыштан соңгы беренче профессор графиклар буынына карый.

Ул 300 елдан артык китап бизи (алар арасында Л.Толстой, М.Җәлил, А.Фадеев, С.Маршак һ.б.ның китаплары). Кульбака иҗатында балалар китабы зур урын алып тора. Рәссамның стиле шартлылыкның һәм кызыксындыручанлыкның мәгълүм чараларын таләп итүче жанрны аңлап эш итү кысаларында формалаша. М.Рәфыйковның «Төлке баласы Хәйләпүш» (1973), Р.Газизованың «Безнең Туган илебез» (1977), А.Мельниковның «Кадерле сукмаклар» (1979), К.Булатованың «Марс китабы» (1982), М.Рәфыйковның «Оста куллы Гаффар» (1984) китапларына ясаган иллюстрацияләре шуңа ачык дәлил.

Станлы графика остасы буларак, Кульбака 1960 еллардагы «кырыс стиль» урнашкан вакытта формалаша. Моның чагылышы булып, аның иҗатында М.Җәлил шигырьләре буенча эшләнгән линогравюралар циклы («Очыгыз күгәрченнәр!», «Концлагерь», «Гаиләдә», «Дусларга», «Авыру янында», барысы да — 1961 елда); шулай ук «Язучы Софья Радзиевская портреты» (1963), «Матрёшка» (1967), «Фатиха бирәбез» (1971), «Уйлану» (1972) һ.б. линогравюралары барлыкка килә. Алар композициянең монументаль-яссылыкта чишелүе, ачыклыгы, образларның җанлылыгы белән аерылып тора. Рәссам иҗатындагы темалар кешелекнең ватан, хәтер, тынычлык, гаилә, мәхәббәт кебек мәңгелек кыйммәтләрен раслый.

1970–1980 елларда Кульбака төгәллеге һәм сәнгати тәэсирләр уятуы белән станлы графикага якын торган натурада ясалган рәсемнәр өлкәсендә актив эшли: «Балалар бакчасы», «Җитен комбинатында эшләүче кызлар», «Компрессорлар заводы» (1970 еллар) серияләре; Ильинка авылы пейзажлары (Казан янында), рәссамның туган ягында эшләнгән авылдашлары портретлары (1980) һ.б.

Кульбаканың әсәрләренә шартлылык, гомумиләштерү, стильләштерү, дөньяны декоратив рәвештә күрә белү, рәссам иҗаты чыганакларының берсе булган халык сәнгатенә якын тору хас. Алар, аеруча ирекле һәм көчле булып, аның соңгы чор станлы графикасында, 1990 еллар пастельләрендә һәм гуашьларында чагыла: «Идел яры», «Кич», «Ак пароходлы пейзаж», «Бер үзе», «Очар кошлар белән пейзаж». Аларда Украин халкы йорт бизәү традициясе, чигү, кәгазьгә бизәк төшерү алымнары ярылып ята.

Республика, бөтенроссия, бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнаша. Мөстәкыйль күргәзмәсе 1999 елда оештырыла.

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Б.Солтанбәковның Кульбака бизәвендәге «Туган як турында хикәяләр»е 1968 елда узган Бөтенсоюз китап сәнгате конкурсында дипломга лаек була.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии К., 1984;

Елькович Л.Я. Степан Кульбака. Станковая и книжная графика: Буклет. К., 1988;

Вербина О.Г. Темы на всю жизнь // Казань. 2000. №9.

Автор  — О.Л.Улемнова