Биографиясе

1902 елның 25 июле, Тәтеш өязе Кече Яльчик авылы – 1944 елның 9 ноябре, Мәскәү.

Казан архитектура-техник (1923) һәм Мәскәү югары сәнгать-техника (ВХУТЕИН, 1923–1929) институтларын тәмамлый.

Мәскәүдә яши.

Кудряшов В.В. Кафедраль собор

Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Казанда укыганда монументаль пропаганда планын тормышка ашыруда катнаша, М.Вахитов һәйкәле проекты авторы (1923).

Сәяси плакатлар иҗат итә: «Көчле, тырыш хезмәт белән җимереклекләр богауларын юк итик» (1921), «Профсоюзлар, җитештерүне оештырып, җимереклекләрне җиңәр» (1921) һәм башкалар; театр декорацияләре эскизлары: «Тропик урман», «Тау күренеше», «Урман күренеше», «Маргарита бакчасы», «Җәйге бакча», «Кышкы урман» һәм башкалар (1920 еллар). «Яшерен манара», «Сөембикә манарасы», «Кафедраль собор гөмбәзләре», «Почмактагы манара», «Спас манарасы» (офорт, акватинта, коры энә) рәсемнәре кертелгән «Казан Кремле» офортлар альбомы авторы (1922).

Рәссам яктылык һәм күләгә контрастларын, архитектур детальләр һәм ракурсларның масштаблы бәйләнешләрен файдаланып, архитектура материалының зурлыгын күрсәтә. Казан Кремленең күләмле нәфис иконографиясендә Кудряшовның офортлары композицияләренең кискенлеге һәм аларга салынган монументальлек белән аерылып тора.

Кредитартельсоюз музее өчен Кудряшов вак пластик сәнгать әсәрләре иҗат итә: «Көлтә бәйләүче крәстиян хатын», «Ялангач кыз», «Хәер эстәүче карчык», «Ярымъялангач кыз», «Крәстиян» (барысын да – агач, уеп бизәкләү, 1920 еллар башы) һәм башкалар. Алар композиция алымнарының төрлелеге, материалны эшкәртүдә яңа техник ысуллар куллану белән үзенчәлекле.

В.Кудряшовның 1920 еллар Казан сәнгатендә көнкүреш жанрында эшләнгән камера скульптурасына мөрәҗәгать итүе аерым игътибарга лаек.

1920 еллар ахырында В.Кудряшов гаммәви революцион бәйрәмнәрне бизәү өчен декоратив скульптураның А.В.Луначарский тарафыннан хупланган һәм шул сәбәпле киң таралган махсус конструкцияләү ысулы проектын төзи.

1930 елларда В.Кудряшов архитектор А.В.Щусев белән хезмәттәшлек итә, В.Э.Мейерхольд театры бинасы фасады өчен маскалар эшли, Ново-Москворецк күпере өчен скульптур төркем проектын һәм башкаларны төзи. ИзоГиз (Дәүләт сынлы сәнгать нәшрияты) өчен плакатлар иҗат итә.

Станлы сыннар авторы: «Кытай Кызыл армиясе», «Париж коммунасы», «Ана дөньясы» (барысы да – гипс, 1930 еллар). Пастель, сангина, карандаш техникасында график әсәрләр сериясе иҗат итә: «Гаилә», «Балалар», «Су коенучы хатын-кызлар» һәм башкалар.

А.С.Пушкинга багышланган Бөтенсоюз юбилей күргәзмәсенә әзерләнү уңаеннан 1937 елда киң күләмле картиналар сериясе тудыра: «Пушкин портреты» (пастель), «Эшләпә кигән Пушкин портреты» (сангина), «Пушкин диңгез буенда» (сангина, карандаш), «Пушкин эш өстәле янында» (сангина, карандаш) һәм башкалар, шулай ук А.С.Пушкин, А.С.Грибоедов һәйкәлләренең проектларын әзерли. Бөек Ватан сугышында катнаша, антифашистик плакатлар һәм листовкалар авторы.

Кудряшов В.В. Сакаллы ир кеше башы. 1920 еллар

Агач, уеп ясау. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Казанда узган 1 нче Дәүләт сәнгать һәм фән (1920), 2 нче Дәүләт нәкышь, скульптура һәм архитектура (1921), «Казан сәяси плакаты» (1929), «РСФСР рәссамнары 15 елда» (Мәскәү, 1933), «РККАга 15 ел» (Мәскәү, 1933) күргәзмәләрендә катнаша.

Кудряшов В.В. Бию. 1921

Бизәү эскизы. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Революция музеенда (Мәскәү) саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии: биографический справочник. Казань, 1975.

Каталог выставки произведении художников Татарии 20-х годов. Казань, 1990.

Автор – Е.П.Ключевская