Крюков Л.Д. Мария Сергеевна Коринфская портреты. 1830 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1783 ел – 1843 елның 13 мае, Казан.

1806 елдан Казанда яши. 1807 елда «студентларны оригиналлардан, натурадан һәм миниатюра рәвешендә коры, сулы һәм майлы буяулар белән рәсем ясарга, нәкышькә өйрәтү өчен» К.Ф.Фукс булышлыгында Казан университетына хезмәткә алына. Л.Д.Крюков студентларны «карандаш һәм кыл-каләм белән кеше башлары, тулы фигуралар һәм ландшафтлар ясарга» өйрәтә.

Университетта шулай ук декоратор, иллюминатор һәм фейерверклар оештыручы вазифаларын да башкара (1814 елда университетны югары дәрәҗәдә ачу хөрмәтенә «Император Галиҗәнаблары алдында музалар тантанасы» транспарантын ясый). Университетның рәсем ясау классын сәнгать, нәкышь һәм графика сәнгате җыентыклары туплап, китапханә итеп тулыландыра (соңыннан алар Казан университетының Сәнгать һәм борынгы истәлекләр музееның нигезен тәшкил итәләр).

Сәнгать әсәрләре һәм сыннарның күчермәләрен алу өчен 1829 елда Петербургка бара.

1813 елда Ф.Х.Эрдман һәм Х.М.Френның Болгарга оештырган экспедициясендә рәсем ясаучы сыйфатында катнаша, натурадан барлык ядкәрләрне, шул исәптән хәзергәчә сакланмаганнарын рәсемгә төшерә һәм берничә гарәп язулы һәм әрмән кабер ташының күчермәсен ала.

1811–1836 елларда Казан уку-укыту округының уку йортларында рәсем укытучысы дәрәҗәсен алуга дәгъва итүчеләрнең әсәрләрен бәяләү өчен сәнгать эксперты сыйфатында университет каршындагы Училищеләр комитеты комиссиясе составына керә.

Казанда шәһәр җәмәгатьчелегенең күренекле вәкилләрен гәүдәләндереп, портретчы һәм миниатюрачы буларак таныла. К.Ф.Фукс һәм А.А.Фукс (1820 еллар), И.И.Протопопов, М.С.Коринфская портретларын, миниатюра жанрында – И.Ф.Яковкин, Г.И.Солнцев, М.Ф.Вейер, А.Г. һәм К.К.Людевич һәм башка портретларын иҗат итә. Портретларның композицияләре, гадәттәгечә, бертөрле, нейтраль фонда билдән ясалган сурәт, ачык йөз картинаның өслегенә терәлеп, портрет иясенең күз карашы тамашачыга төбәлгән. Колорит йөзнең алсу-кызыллык йөгертелгән ап-ак төсе һәм өс киеменең төгәл башкарылган аксессуарлары ярашуында башкарылган.

Л.Д.Крюков тарихи-дини нәкышь жанрында да эшли (университетның Крестовоздвижение чиркәве өчен «Касә сорап ялвару»; Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты йорт чиркәве өчен «Яхшы хәбәр», «Газап чигүче изге Александра» әсәрләре).

Крюков Л.Д. Александра Андреевна Фукс портреты. 1830 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Крюков Л.Д. Апехтина портреты. XIX гасыр

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләр тупланмасы

Крюков Л.Д. Три Озера авылы. Молоствовлар утары. 1830

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Денике Б.П. Л.Д.Крюков – первый казанский университетский живописец. Казань, 1916.

Эттингер П.Д. Материалы к истории казанского портрета. Лев Дмитриевич Крюков // Казанский музейный вестник. 1921. № 3–6.

Дульский П. Лев Крюков: материалы к истории миниатюры в России. Казань, 1923.

Автор – Е.П.Ключевская