Биографиясе

1933 елның 16 марты, Казан – 2012 елның 27 ноябре, шунда ук.

Зәргәрчеләр нәселенә (В.О.Ковалевский, Е.В.Ковалевская, О.В.Ковалевская) нигез салучы.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1954).

1950–1970 елларда рәсем һәм сызым дәресләре укытучысы, бизәүче-рәссам, 1968–1970 елларда ТАССР Жирле сәнәгать министрлыгының Проектлау-конструкторлык бюросында рәссам-конструктор, 1971–1988 елларда Казан оптика-механика заводындагы мәдәният сараеның сәнгать студиясендә эшли. 1968 елда Түбән Новгород өлкәсенең Вачский районы Казаково авылындагы сәнгать эшләнмәләре заводында һәм Красносельский ювелир кәсепчелек предприятиесендә (Кострома өлкәсе Красное авылы) курсларда укый, җепкырлы ювелир технологиясен үзләштерә.

Иҗаты

Ковалевская-Шәкүрова татар күпертмә җепкырының тиңдәшсез техникасын яңартуга сизелерлек өлеш кертә, татар зәргәрчелек сәнгатенә хас бизәкләр иҗат итә. Аның эскизлары һәм үрнәкләре буенча 1960 еллар ахыры — 1970 еллар башында милли стильдәге ювелир эшләнмәләр, хатын-кыз бизәнү әйберләре (йөзек, муенса, кадама-бизәк) серияләп чыгарыла башлый. «Малахит» (алкалар һәм муенсалар; көмеш, малахит, 1979), «Алтынчәч» (муенса һәм алка; яссы һәм күпертмә җепкыр, фирәзә, ахак, көмеш, 1983), «Чәчәк ату» (алка һәм муенса; җепкыр, глиптика, көмеш, гранат, фирәзә, 1989) гарнитуралары; «Кышкы тәрәзә» алкасы (җепкыр, көмеш, кара ахак, 1980), «Кара бөрлегән» беләзеге (җепкыр, көмеш, гранат, 1983) авторы.

Ковалевская-Шәкүрованың әсәрләре югары профессиональлек һәм башкару нәфислеге белән аерылып тора, аларда металлның шома өслеге (көмеш, мельхиор) һәм асылташларның (ахак, фирәзә, лазурит, яшма) үзара ярашуына нигезләнгән милли зәргәрчелек сәнгатенә хас бизәк төшерү традицияләре чагылыш тапкан.

Ювелир эшләнмәләр сериясе өчен ТАССР МС бүләге бирелә (1969). Төбәк («Зур Идел», Казан, 1980; Чабаксар шәһәре, 1985) һәм бөтенроссия («15 автономияле республика», Мәскәү,1987) күргәзмәләрендә катнаша.

Хезмәтләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» Милли мәдәният үзәге музеенда, шәхси тупланмаларда саклана.

Әдәбият

Файнберг А.Б. Художники Татарии. Л., 1983;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). К., 1995.

Автор —  Г.Р.Фәйзрахманова