Эчтәлек

1925 елның 15 феврале, Мордва АССРның Татар Юнки авылы — 1996 елның 13 июле, Мәскәү.

1939 елдан Мәскәүдә яши. В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, Е.Е.Ряжский остаханәсен тәмамлый (1950). Мәскәү урта сәнгать мәктәбендә укыта (1951–1953).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1951). Китаевның әсәрләре совет сынлы сәнгате тарихында танылу ала һәм дәреслекләргә кертелә.

Аның танылган һәм соцарт дип аталган юнәлеш рухында башкарылган әсәрләре 1950–1980 елларның 2 нче яртысы совет нәкышь мәктәбен ачык гәүдәләндерәләр, лирик-реалистик стилистикасы, фәзаи композицияләренең масштаблылыгы, төсләр палитрасының байлыгы белән аерылып торалар.

Китаев — Октябрь революциясе һәм Бөек Ватан сугышы, шул исәптән татар мохитенә багышланган темаларны яктырткан сюжетлы-тематик күләмле әсәрләр, көнкүреш жанрындагы картиналар һәм портретлар авторы: «Тәүге мәртәбә беренче класска» (1950 еллар), «Дошман тылында» (1955), «Азат итүче» (1956), «Бюрократның кабул итү бүлмәсендә» (1957), «Сугышчы истәлегенә» (1959), «Татар авылында» (1968), «Тынычлык сагында» (1973), «Кызыл мәйдан» (1978, герой шәһәр исеме бирелү уңаеннан Минск шәһәренә Л.И.Брежнев бүләге), «Генерал-лейтенант Я.Җ.Чанышев» (картина 1957 елны Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздырылган көннәрдә күргәзмәгә куела), «Җырлар иҗат итүче популяр татар композиторы Сара Садыйкова», «Татар скульптурасына нигез салучы С.С.Ахун» (икесе дә — 1969 да), «Татар шагыйре Әхмәт Саттаров» (1968), «Анджела Дэвис» (1973), Казакъстан чирәм җирен күтәрүчеләр, Төмән нефтен тәүге ачучылар, Карпов исемендәге Мәскәү физика-химия институты галимнәре (1975–1979) портретлары сериясе һ.б.

Китаевның иң уңышлы әсәрләре — «Пушкин һәм Бенкендорф» (1950), «Совет властеның солых һәм җир турында беренче декретлары» (1955), «Алтын туй» (1960), «Муса Җәлил Моабит төрмәсендә» (1966) һ.б. — эстамп һәм открыткалар рәвешендә күп тираж белән чыгарыла (40 млн данә тирәсе), ил («Огонёк») һәм чит илләр (Кытай, АКШ) журналларында басыла.

Китаев республика, бөтенсоюз һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша. 1991 елда шәхси күргәзмәсе (Мәскәү) уздырыла.

Әсәрләре А.С.Пушкин исемендәге Сынлы сәнгать музеенда, Кораллы көчләр Үзәк музеенда, К.Маркс һәм Ф.Энгельс Үзәк музеенда (Мәскәү), Дәүләт сәнгать музеенда (Ташкент), ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Минск, Одесса, Симферополь, Калинин, Псков, Краматорск, Владивосток һ.б. шәһәрләрнең музейларында һәм картиналар галереяларында саклана.

Әдәбият

Альменов Б. Зур талант иясе // Азат хатын. 1969. № 11;

Әйди Т. Заман сулышын тоеп // Социалистик Татарстан. 1979. 22 июль;

Мустафин Я. Впервые в столице // Литературная Россия. 1991. № 23.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова