- РУС
- ТАТ
Гамәли-бизәлеш сәнгате рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002)
1932 елның 20 июле, Украина ССР, Одесса шәһәре – 2017 елның 4 августы, Казан.
Львов гамәли сәнгать училищесен «Тукыма сәнгате» белгечлеге буенча тәмамлый (1956). 1960 елдан Казанда яши һәм иҗат итә.
1974 елдан Татар сәнгать фондындагы гобелен иҗат остаханәсен һәм гамәли бизәлеш секциясен җитәкли.
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1978).
М.Килдебәкова – 1960 елларда Татарстандагы профессиональ гамәли-бизәлеш сәнгатенең яңа төре – гобелен остасы. М.Килдебәкованың гобеленнары композиция һәм төсләр гармониясенең камиллеге белән үзенә җәлеп итә; аларда материалның декоратив сыйфатын ачып бирүдә җанлы фантазия белән камил зәвык үзара яраша.
М.Килдебәкованың беренче гобеленнарыннан – «Музыка» (1964) халыкчан типаж, өс киемнәре, стильләштерелгән милли бизәкләр декоратив символиканың зарури өлешләре булып кабул ителә; «Сабантуй» (1969) татар туку һөнәрчелегенә хас үзенчәлек һәм асалап туку алымы белән башкарылган һ.б.
1970 еллар башында М.Килдебәкова гобелен остаханәсе рәссамнары белән бергә (Г.Маликова, Г.Шәрипова, Р.Килдебәков, А.Егоров) Көнкүреш йортының төп залы өчен 64 кв.м зурлыктагы «Татарстан» дивар келәме иҗат итә (Казан, 1976). Келәмдә орнаментлы символика белән беррәттән төсләр экспрессиясе хисләр доминантына әверелә.
Төп әсәрләре: «Алтынчәч» (1970), «Очыгыз, күгәрченнәр» (1971), «Гөлчәчәк» (1974), «1918 ел» (1979), «Икар» (1970 еллар, Чит ил белгечләре йорты, автордаш – Р.Ә.Килдебәков), «Г.Тукай» (1986, автордаш – Р.Ә.Килдебәков), «Нигез салу» (1986, Татар дәүләт академия театры, автордаш – Р.Ә.Килдебәков) гобеленнары, «Балачак дөньясы» (Казан курчак театры, 1980 еллар), «Йортлар» (1997), «Татар сөлгесе» (2000), «Хаҗи» (2000, автордаш – Р.Ә.Килдебәков), «Чишмә буенда» (2002, автордаш – Р.Ә.Килдебәков) гобеленнар сериясе һ.б.
Республика (1966 елдан), шул исәптән гамәли-бизәлеш сәнгате (1983 елдан); төбәк – «Зур Идел» (Куйбышев шәһәре, 1964; Волгоград шәһәре, 1969; Горький шәһәре, 1974; Казан, 1980, 1991); «Советская Татария» (Ленинград, 1972), ТАССРның Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә – Татарстан рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1980); РСФСРның автономияле республикалары һәм өлкәләре рәссамнары (Мәскәү, 1989) күргәзмәләрендә катнаша.
Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгында, Халык иҗаты һәм этнография музеенда (Зеленодольск шәһәре) саклана.
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011).
Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.
Гулова Ф.Ф. Путь утверждения гобелена в искусстве Советского Татарстана // Искусство Татарстана: пути становления. Казань, 1985.
Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.
Авторы – Д.Д.Хисамова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.