Биографиясе

1730 ел, Вятка губернасы, Малмыж өязе Адай авылы — 1802 ел, Оренбург губернасы Каргалы бистәсе.

Каргалыдагы Сәгыйт бистәсе мәчетендә имам булып тора.

Көмештән бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнә.

Өлә Казаклар (хәзерге Биектау районы), Бәрәскә (хәзерге Әтнә районы) авыллары һәм Сәгыйт бистәсе зиратларында ул ясаган кабер ташлары сакланган. Алар ак таштан, турыпочмаклы итеп, 140×60×22 см зурлыкта, өске өлешләре ярымтүгәрәк рәвешендә ясалган, бизәк төшерелмәгән. Ташларның алгы ягындагы язулар гарәп графикасында сөлес имлясында башкарылган, яссы рельефлы рәвештә уелган, матур каллиграфиясе белән аерылып тора; дини эчтәлекле язуларга останың үз шигырьләре өстәлгән.

Әдәбият   

Фәхретдин Р. Сәгыйт. К., 1897;

Мәрҗани Ш. Мөстафәдел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К., 1900.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов