Биографиясе

1932 елның 17 апреле, Орёл өлкәсенең Моховая районы Ломовое авылы – 2009 елның 5 апреле, Казан.

Казан сынлы сәнгать училищесен тәмамлый (1965). Казандагы М.С.Урицкий исемендәге мәдәният йортында сынлы сәнгать студиясе оештыра һәм аның белән җитәкчелек итә (1963–1975).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1974).

Иҗаты

Иҗатының башлангыч чорында И.К.Зариповның нәкышь йогынтысына таянып эшли, үзенең иҗат юлын аның белән хезмәттәшлектә башлый («Аэродром кырында», 1968).

1960–1970 елларда күбесенчә тематик картиналар жанрында иҗат итә – «Татар авылында бәйрәм» (1969), «Уңыш» (1972), «Шефлар» (1973–1974), «Нефтьчеләрнең тынгысыз хезмәте» (1973), «Солдат хезмәте» (1977), «КамАЗда өмә» (1975–1977) һ.б.

Әсәрләренең композицияләре төгәл ритмлы төзелешләре, динамикалы хәрәкәтләре белән аерыла, төп игътибар картинаның рухын билгеләүче нәфис итеп эшләнгән табигать күренешенә юнәлтелә. Тон һәм төс тулылыгы ягыннан җылы, алтынсу төсмерле буяуларның мажорлы гаммасы өстенлек итә. Буяуны тукымага куе катлам белән төшерү манерасы картинаның фактурасына сизелерлек үзгәлек өсти.

1980 елдан башлап Н.Индюхов күбрәк лирик пейзажлар һәм натюрмортлар иҗат итә. Аның пейзажлары табигатькә якын торуы, язу рәвешенең сәнгатьчә дәртле рухта, ә колоритының йомшак, тыенкы булуы, хисләр, тойгылар төрлелеге белән аерылып тора. «Казансу» (1981), «Тынлык» (1981), «Апрель» (1984), «Соңгы кар» (1985) һ.б. шундыйлардан.

Натюрмортларында да рәссам сәнгатьчә пластиканы ачык һәм якты төсләр аша бирә – «Лаләләр» (1980), «Шомыртлы натюрморт» (1982), «Сөлгеле натюрморт» (1983), «Кәрҗинле натюрморт» (1985), «Бакчам чәчәкләре» (1999) һ.б.

Н.Индюхов иҗаты – рус реалистик сәнгате традицияләренең дәвамы.

Күргәзмәләре

1964 елдан – республика; 1974 елдан – төбәк («Зур Идел», 1974, 1980, 1991, 1999); 1975 елдан – бөтенроссия, 1968 елдан – бөтенсоюз; чит илләрдә – Яңа Зеландиядә (1977), Вьетнам (1982), АКШ (1983), Англия (1986), Япония (1987), Франциядә (1987) узган күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1982, 1990, 1995, 2002 (Казан), 1987 елларда (Мәскәү) уза.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музей комплексында, Татарстан Республикасы, РФ, чит илләрдәге шәхси тупланмаларында саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Валеева Д.К. Искусство Татарстана. 20 век. Казань, 1999.

Автор – М.Е.Ильина