- РУС
- ТАТ
театр рәссамы, БАССР, РСФСРның халык рәссамы (1970, 1973), БАССР, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1943, 1955)
1915 елның 17 мае, Алтай крае Камень на Оби шәһәре – 1995 елның 5 гыйнвары, Уфа шәһәре.
1934 елда Уфа сәнгать техникумын тәмамлый (педагоглар К.Дәүләткилдиев, А.Тюлькин).
1934–1936 елларда – Баймак театры (БАССР), 1936 елдан М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры (1946–1988 елларда – баш рәссам), 1944–1946 елларда Үчәле татар драма театры рәссамы.
БАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1938).
1965–1971 елларда БАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе.
1966–1972 елларда РСФСР һәм СССР Рәссамнар берлеге идарәсе секретаре.
Башкортстанда сәхнә бизәү сәнгатенә нигез салучыларның берсе.
Күп кенә театрлар һәм сәнгать коллективлары белән хезмәттәшлек итә (Башкорт опера һәм балет, Уфа республика рус драма, Салават драма, В.Короленко исемендәге Удмурт драма театрлары, Ф.Гаскәров исемендәге Башкорт халык бию ансамбле һ.б.). 200 дән артык спектакльне, шул исәптән М.Фәйзинең «Галиябану» (1937, 1946, 1972, 1979), Х.Ибраһимовның «Башмагым» (1937, 1944), М.Гафуриның «Кара йөзләр» (1946, 1948, 1955), И.Абдуллинның «Баҗайлар» (1952), И.Йомагуловның «Нәркәс» (1967), А.Н.Островскийның «Бу хәл һәр кешедә дә булырга мөмкин» (1973), В.Гюгоның «Мария Тюдор» (1974), Ә.Атнабаевның «Ут» (1975), К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1981), Л.Н.Толстойның «Тере мәет» (1984) пьесалары буенча куелган спектакльләрне, Г.Гаҗибәковның «Аршин мал алан» (1972), М.Вәлиевнең «Сакмар» (1943), Х.Заимов, А.Спадавеккианың «Акбүзат» (1943) операларын; Н.Сабитова һәм Х.Әхмәтовның «Салават» (1979) балетын һ.б.ны бизи (декорация эскизлары һәм костюмнар).
«Алтын аттагы җайдак» кинофильмына («Мосфильм», 1979) ясалган костюмнар авторы.
Имашеваның театр-сәхнә бизәлешенә образны монументаль гомумиләштерелгән-пластик рәвештә гәүдәләндерү, спектакльнең психологик һәм эмоциональ яңгырашын, еш кына төснең символик, ассоциатив чагылышын тудыручы капма-каршы һәм интенсив колоритка корылган үзенчәлекле нәкышь формасы, яктылык һәм күләгәнең ритмик бүленеше аша тирбәлүле яктылык бирүче мохитне тудыру, чынбарлыкны кабул итүдә милли традицияләр рухында метафоралар һәм аллегорияләр белән эш итү хас.
Имашеваның үзенчәлекле, сәнгатьчә төзелешле әсәрләре совет һәм Россия сәхнәсе бизәлеше тарихында иң яхшы үрнәкләрдән санала.
1937 елдан бөтенроссия – «РСФСР республикаларының театр рәссамнары» (Казан, 1949); бөтенсоюз – «Театр һәм кино рәссамнары әсәрләре» (Мәскәү, 1956, 1987), «Театр һәм кино рәссамнары» (Ленинград, 1974), «Театр һәм кино» (Мәскәү, 1979), «РСФСР автономияле республикаларының театр бизәлеше сәнгате» (Казан, 1961), «Театр һәм кино» (Казан, 1985); халыкара – «Прага квадриенналесы» (1975), «Совет театр рәссамнары Польшада» (1984) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша. Шәхси күргәзмәләре 1972, 1974, 1985 елларда – Мәскәүдә, 1973, 1975 елда – Ленинградта, 1977, 1978 елда – Алма-Атада, 1978 елда – Ташкентта, 1978, 1979 елда Уфа шәһәрендә уза.
Әсәрләре А.А.Бахрушин исемендәге Үзәк театр сәнгате музеенда (Мәскәү), М.В.Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Уфа) һ.б. урыннарда саклана.
М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» пьесасы буенча куелган спектакльнең сәхнә бизәлеше өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге бирелә (1968); Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил» пьесасы буенча куелган спектакльнең (1956) сәхнә бизәлеше өчен РСФСР Мәдәният министрлыгының (1957) һәм СССР Рәссамнар берлегенең (1959) 1 нче дәрәҗә дипломнарына лаек була. Ике «Почёт билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.
Пикунова Г.Р. Галия Имашева. Уфа, 1968;
Николаева Г.В. Галия Имашева. Л., 1983;
Евсеева С.В. Выставка произведений художников-сценографов Республики Башкортостан: Каталог. Уфа, 2000;
Фенина Э.П. Имашева Галия Шакировна // Художники Башкортостана. 20 век. Уфа, 2002;
Башкортостан: Краткая энцикл. Уфа, 1996.
Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.