Биографиясе

1882 елның 19 марты, Казан – 1948 елның 28 сентябре, Мәскәү.

Татар китабының беренче профессиональ рәссамнарыннан. «Халык көйләре» (1910) китабының иллюстрацияләре авторы.

Нашир һәм китап сәүдәгәре И.Идрисов гаиләсеннән.

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый, әтисенең – «Идрисов, Галиев һәм Ко» ширкәте хуҗасының китап кибетендә, шулай ук Казанның төрле типографияләрендә (И.Н.Харитонов һәм башкалар) өйрәнчек була.

Төркия, Ливан һәм Мисырда сәфәрдә (1905) вакытында каллиграфияне, типография эшен өйрәнә, гарәп, фарсы, төрки телләрдә сөйләмен камилләштерә.

Гарәп графикасы нигезендә Россиядә китап бастыру эше тәҗрибәсе белән танышу өчен Мәскәүдәге «Леман һәм Ко» акционерлык җәмгыяте типографиясендә эшли, Лазарев Шәрекъ телләре институты, Отто Гербек, М.Оттай типографияләрендә эшнең куелышын өйрәнә (1908–1909).

Казанга кайткач, «Милләт» типографиясендә эшли, бер үк вакытта хәреф җыючы, гравер, хәреф эретеп коючы, пуансонист, инженер-механик, аннары эшне оештыручы һәм мөдир булып хезмәт итә. Аның эскизлары буенча типография каршындагы хәреф кою остаханәсендә гарәп-төрки шрифтлары әзерләнә.

1911 елда немец типографияләренең эшен өйрәнү һәм яңа технологияләр үзләштерү өчен Германиягә (Мюнхен, Лейпциг, Франкфурт-Майна шәһәрләренә) командировкага җибәрелә. Аннан кайткач, шул ук типографиядә эшен дәвам иттерә, бер үк вакытта Вараксин литографиясендә гравер һәм сызымнар сызучы булып эшли.

Эшчәнлеге

М.Идриси Россиянең Шәрекъ матбугаты тарихында беренче булып күптөсле континенталь географик карта төзи. Әлеге карта алга таба татар мәктәпләре өчен география дәреслекләрендә күп тапкырлар басыла. Шулай ук татар һәм казакъ мәктәпләре өчен глобуслар әзерли. Татар телендә географик терминология төзи.

1917 елның сентябреннән 1918 елның уртасына кадәр Мәскәү, Оренбург, Наманган, Ташкент һәм башка шәһәрләрдәге татар типографияләре өчен үз куллары белән бердәм калыпка салынган 638 пот 12 фунт хәреф әзерли. Казанны ак чехлардан азат иткәннән соң, совет власте органнары, Кызыл Армия типографияләре һәм башка учреждениеләр өчен шул ук эшен дәвам иттерә.

М.Идрисиның бердәм калыпка салынган графикасы 1920 елларда да татар китапларын бастыруда файдаланыла.

1924 елда М.Идриси Мәскәүдәге СССР халыклары үзәк нәшриятында хәреф кою остаханәсе мөдире итеп билгеләнә, СССРда язулары яңа барлыкка китерелгән халыклар өчен шрифтлар төзүдә катнаша; М.Идриси җитәкчелегендә һәм аның рәсемнәре буенча Урта Азия, Казакъстан, Кавказдагы типографияләр өчен гарәп-төрки хәрефләре коела.

Гарәп-төрки хәрефләрне камилләштерү һәм бердәм калыпка салу эшен дәвам иттерә. Аерым алганда, сузыкларны язуга күчкәндә «СССР халыклары үзәк нәшриятындагы гарәп шрифтлары, литера үрнәкләре» белешмәсен («Образцы арабских шрифтов, литер Центрального издательства народов СССР», Мәскәү, 1924), «Шрифт нигезләре» («Основы шрифта», Мәскәү, 1926) һәм «Баш хәрефләр турында» («О заглавных буквах», Мәскәү, 1926) хезмәтләрен әзерли.

М.Идриси эшләгән шрифтлардан файдалану хәрефләрне линотипта (машинада) җыюны кертүгә мөмкинлек бирә, гарәп-төрки графикасы нигезендә язу машиналары төзүгә, аларны күпләп җитештерүгә булышлык итә.

Латин шрифтына күчкәч, М.Идриси әзерләгән графика СССРда кулланылыштан чыга, әмма Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ул яңартылган рәвешендә күп кенә чит илләрдә (Һиндстан, Мисыр, Әфганстан, Сүрия һәм башкалар) тарала һәм 1960 елларга кадәр файдаланыла.

1931–1934 елларда М.Идриси СССР Үзәк Башкарма Комитеты каршында милли унитар стенография һәм машинада басу буенча оештырылган югары педагогик курсларда укыта. Бер үк вакытта 1931 елдан Мәскәү полиграфия сәнәгате фәнни тикшеренү институтының стандартлаштыру секторында эшли.

1936 елдан 5 төрле телләр төркеме: төрки-татар, иран, яфәт, монгол һәм угор-фин телләре өчен клавиатуралар проектын әзерләү белән шөгыльләнә.

Казанга эвакуацияләнеп (1941–1943) кайткач, М.Идриси 3 нче шрифтлар кою заводында гравер булып эшли.

1947 елда Полиграфмаш фәнни-тикшеренү институтына әйләнеп кайта: шрифтлар бюросында өлкән рәссам, аннары яңа шрифтлар бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр.

М.Идриси – география һәм арифметика дәреслекләре, графиканы бердәм калыпка салу турында китап авторы, «Аң» журналында Мөхәммәт Идриси псевдонимы белән хикәяләре басыла.

Архивы

М.Идрисиның архивы Полиграфмаш фәнни-тикшеренү институтында һәм Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Книги и люди. Казань, 1985.

Автор – И.А.Новицкая