Биографиясе

1825 елның 24 декабре (1826 елның 5 гыйнвары), Сембер губернасы Корсун өязе Акшуат (Шуваты) авылы — 1871 елның 14 июле, Санкт-Петербург.

Дворян Поливановлар крепостное улы.

Худяковта рәсем ясау сәләтен күреп алгач, сенатор, хакыйкый яшерен советник И.П.Поливанов аны Мәскәүгә укырга җибәрә. С.Т.Строгановның техник рәсем мәктәбендә (1842–1843), Мәскәү сәнгать һәм скульптура училищесендә (1843–1847) Ф.С. Завьяловта (1845–1847) укый.

Иҗаты

В.Г.Худяков. «Әсир ителгән Сөембикә ханбикәнең Казаннан китүе». 1869 ел

Ульянов өлкә сәнгать музее

1847 елда САсенә тәкъдим иткән эшләре, шул исәптән «Печән чабучы» (1847, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана) картинасы өчен Зур көмеш медаль белән бүләкләнә һәм рәссам дәрәҗәсе ала. Бу исә Худяковка крепостнойлыктан чыгарга мөмкинлек бирә. САндә сәнгать тарихы классында А.Т. Марковта ирекле тыңлаучы буларак укуын дәвам итә (1848–1850). СА ректоры А.И. Мельников портреты өчен 1851 елда академик дәрәҗәсенә, 1860 елда «Шар белән уйнау» картинасы өчен профессор дәрәҗәсенә лаек була.

1862 елдан Санкт-Петербургта яши, нигездә Пётр I гә кадәрге Руська багышланган тарихи жанрдагы картиналар иҗат итә. Худяковның «Әсир ителгән Сөембикә ханбикәнең Казаннан китүе» картинасы Идел буйлап сәяхәттән соң языла (1869). Казан ханбикәсе Сөембикәнең язмышы аның игътибарын җәлеп итә, картинаны иҗат итү өчен Казанга килә һәм вакытлыча остаханә ала. Картинадагы күпкатлы композициядә аерым төркемле күренешләрне, сюжетлы планнарны Казан Кремле силуэты белән панорамалы пейзажны оста тоташтыра. Картинага әзерлек матераилларыннан шул ук исемдәге эскиз (1869, ТР Милли музее) һәм «Казан татар хатын-кызы» портреты этюды (1869, Рус музее) саклана.

Худяков иҗат мирасының шактый өлешен танылган Казан коллекционеры А.Ф.Лихачёв сатып ала. Рәссам белән ул дустанә мөнәсәбәттә була, «Әсир ителгән Сөембикә ханбикәнең...» картинасын иҗат иткәндә аның остаханәсенә барып рәсем дәресләре ала. Нәтиҗәдә, Худяковның картиналар һәм графика коллекциясе Лихачёвның рус сәнгате тупланмасында зур урын ала — 18 картина һәм 57 рәсем (хәзер ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасында).

САсе (1849–1870, бүленеп), Мәскәү сәнгать һәм скульптура училищесе (1860, 1862) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре 1976 елда Ульяновта, 2001 елда Ульянов һәм Казанда уздырыла. Картиналары Дәүләт Третьяков галереясында, Рус музеенда (Санкт-Петербург), Россия СА фәнни-тикшеренү музеенда, Киев рус сәнгате музеенда, Ульянов өлкә сәнгать музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Баку, Саратов, Киров һ.б. шәһәрләрнең музейларында һәм шәхси тупланмаларында саклана.

В.Г.Худяков. «Казан татар хатын-кызы». 1869 ел

Дәүләт Рус музее

Әдәбият

Корнилов П.Е. Василий Григорьевич Худяков (1826–1871): К 100-летию со дня рождения художника. К., 1926; 

Корнилов П.Е. Василий Григорьевич Худяков // Рус. искусстово: Очерки о жизни и творчестве художников середины XIX века. М., 1958; 

Василий Григорьевич Худяков: Каталог выставки. Ульяновск, 2001; 

Баюра Л.П. Произведения Василия Худякова в Ульяновском художественном музее // Третьяковская галерея. 2005. № 3.

Автор — И.Ф.Лобашёва