- РУС
- ТАТ
басма (төсле һәм аклы-каралы ташбасмалар), кулъязма шәмаилләр авторы
XIX йөзнең 2 нче яртысы, Казан губернасы Царёвококшайск өязе — XX йөз башы.
М.Х.Хуҗасәетов. Шамаиль "Аят әл-Көрси". 1910 ел
Литография. Казан. Казан университеты типографиясе
М.Х.Хуҗасәетов. Шамаиль "Ной-Нухның икенче корабле". 1902 ел
Литография. Казан университеты типографиясе
Хуҗасәетовның эшләре югары осталыкта башкарылуы һәм сурәтләнгән символларның текст эчтәлегенә тәңгәл килүе белән аерылып тора. Үзе имзалаган 8 шәмаиле билгеле. Төсле ташбасмалар арасында дүрт хәлифәнең исеме язылган «Исме хөснә» (1898), «Әсхабе кәһаф» (1898), «Кәгъбә» (1901), «Исме әгъзам» (1902), Казан университеты басмаханәсендә басылган «Фәзаилеш-шөһүр», «Аллаһ — иң яхшы саклаучы» (ХХ йөз башы), аклы-каралы «Кыйбла» ташбасмасы (1901) бар. Хуҗасәетов шәмаилләрендә суфилык һәм шигыйлык элементлары чагылыш тапкан. Алар төрле төсләр кушылмасы бергә файдаланылган катлаулы күп планлы композиция белән аерылып тора. Гадәттә композиция үзәген үсемлек һәм геом. бизәкләрне файдаланып, сөлес, куфи һәм нәсех ысулы белән таблицалар рәвешендә дини һәм гарәп, фарсы, иске татар телләрендәге аңлатма текстлар язылган символик (мәсәлән, чалма — Нәкышбәндия суфичылык ордены), метафорик (көзге — инанучының йөрәге) яки архитектура (Кәгъбә, пәйгамбәр мәчете) сурәт тәшкил итә. Хуҗасәетовның кулъязмада сакланып калган бердәнбер «Икенче сәфинәи Нух» (1902) шәмаиле — кәгазьдә төсле тушь һәм карандаш белән башкарылган. Аның композициясе үзәгендә татарларда популяр булган Эфес үсмерләренең («мәгарә ияләренең)» исемнәре каллиграфик язу белән сурәтләнгән кораб (символик «Иман көймәсе») тора.
Хуҗасәетовның шәмаилләре ТР Милли музеенда, Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.
М.Х.Хуҗасәетов. Шамаиль "Мөселман айлары исемнәре". 1904 ел
Литография. Казан. Вараксина типографиясе
Шамаилы из коллекции Национального музея Республики Татарстан (конец XIX — начало ХХ вв.): Собрания профессоров И.М.Покровского и Н.Ф.Катанова: Альбом. К., 2003;
Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: от прошлого до настоящего. К., 2003.
Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.